Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Балалар китапханәсендә – паровоз, корабль

    ТР Мәдәният министрлыгы күптән түгел Әгерҗедәге балалар китапханәсенә бик матур мебель бүләк итте. Менә бу паровозга утырып рәхәтләнеп яңа китаплар белән танышырга була. Ә корабльдән күңелеңә ошаган китапны сайлап алып укырга мөмкин. - Ә менә бу чәчәккә ошаган өстәлдә укучылар белән әңгәмә корабыз, алар биредә рефератлар язу өчен материал туплыйлар,...

    ТР Мәдәният министрлыгы күптән түгел Әгерҗедәге балалар китапханәсенә бик матур мебель бүләк итте.

    Менә бу паровозга утырып рәхәтләнеп яңа китаплар белән танышырга була. Ә корабльдән күңелеңә ошаган китапны сайлап алып укырга мөмкин.

    - Ә менә бу чәчәккә ошаган өстәлдә укучылар белән әңгәмә корабыз, алар биредә рефератлар язу өчен материал туплыйлар, - ди китапханә мөдире Лилия Акбашева.

    Узган ел китапханәгә мини-стенка кайткан булган.

    - Министрлыкның балалар китапханәсенә игътибарны арттыруы сөендерә, - диләр китапханә хезмәткәрләре.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: