Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балалар теш стоматологы Ангелина Катаева: "Баланы бервакытта да теш табибы белән куркытырга ярамый"

Ангелина Евгеньевна белән әңгәмә

Узган елның октябреннән бирле район үзәк хастаханәсе поликлиникасында балалар теш стоматологы Ангелина КАТАЕВА эшли. 

“Әгерҗе хәбәрләре”нең “Вконтакте” социаль челтәрендә әлеге табибә хакында: “Бездә дә балалар стоматологы эшли, һәркемгә бик  ихтирамлы” дигән сүзләрне укыганнан соң поликлиникага юл тоттык. 

–    Баланы бервакытта да теш табибы белән куркытырга ярамый, – дип башлады Ангелина Евгеньевна әңгәмәне. – Бала теш табибының кем икәнлеген белмичә дөньяга килә. Әти-әнинең бурычы – үз тәҗрибәгезгә таянып, баланың стоматология кабинетында кем һәм ниләр белән очрашачагын гади генә итеп аңлату. Әгәр баланы теш табибы янына беренче тапкыр гына алып барасыз икән, аның белән алданрак бу хакта сөйләшеп куегыз. Баланың киләчәктә стоматология кабинетында үзен ничек тотачагы нәкъ менә беренче визитка турыдан-туры бәйле. Бала үзен тыныч тотса, табибка да җиңел, ата-анага да рәхәт. 

Кызым София белән мин үзем дә нәкъ шулай эшләдем. Башта өйдә бер-беребезнең тешен “дәвалап” уйнадык. Аннан кызыбызны чын теш кабинетына алып килдек. Бер килүдә ике тешен дәваладык. Ул чакта кызыбызга 3,5 яшь иде. 

Күптән түгел Женя исемле малайның берьюлы дүрт (!) тешен дәваладым. Мондый баланы ничек яратмыйсың инде?!

Балага берни дә вәгъдә итәргә кирәкми. “Теш табибында үзеңне тыныч тотсаң, шуны алырбыз, моны алырбыз” дип ышандыру – хата, – ди табибә. 

–    6 яшькә кадәр бала сөт тешләре, 6-12 яшьләрендә  катнаш тешләр ярдәмендә тешли, 12 яшьтән соң даими тешләр барлыкка килә. Кайберәүләр кешедә 32 теш булырга тиеш дип фикер йөртә. Кемдәдер 28 генә булуы да бар. Чөнки  халык арасында “акыл теше” дип аталучысы 25 яшьтә генә дә чыгарга мөмкин.

Бөтенләй чыкмавы да ихтимал, – ди Ангелина Евгеньевна. – Балаларның тешләрен 6-7 яшьләрдә үк тикшертә башларга кирәк. Иртәрәк тә ярый. Чөнки кайбер балада кариес бик  кечкенә чакта ук барлыкка килә. Кариес дип кенә карамагыз. Ул – авызда инфекция бар дигән сүз. Шуңа күрә мин кайбер ата-аналарның медицина күзәтүеннән баш тартуын һич кенә хупламыйм. Тешләрнең таза булу-булмавы нәкъ менә медосмотр вакытында ачыклана.

Табибә дүшәмбе-җомга көннәрендә эшли. Эш урыны – поликлиниканың 44нче кабинеты. 

–    Теш кискен авырткан очракта язылмыйча да кабул итәбез. Консультациягә дә алдан язылырга кирәкми. Ә дәвалау бары тик язылу буенча алып барыла, – дип йомгаклый  балалар теш стоматологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев