Балаларга кышкы чорда сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр
Инструктаж үткәрелде
Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта мәктәбендә, су объектларында балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында, ОБЖ укытучысы тарафыннан укучылар өчен «Бозда куркынычсызлык чаралары», «Сак булыгыз: юка боз!» , "Сулык аркылы чыкканда куркынычсызлык чаралары", "Кеше боз астына киткән очракта ярдәм итү" фильмнары күрсәтелде.
Фильмнар барышында балаларга кышкы чорда сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, бозда бәла-казаларны булдырмас өчен нинди кагыйдәләр үтәлергә тиешлеге турында сөйләделәр.
Ахырда укучылар өчен кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев