Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балаларны сөендерик

Яңа уку елында 3700дән артык укучы парталар арасына утырачак. Аларның 454е мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керә. Сугыш барган Украинадан кайткан дүрт укучы да яңа уку елын безнең район мәктәпләрендә башлаячак. Бала нинди генә гаиләдә, нинди генә шартларда үссә дә, беренче сыйныфка баручы һәр сабый 1 сентябрьне түземсезлек белән көтеп...

Яңа уку елында 3700дән артык укучы парталар арасына утырачак. Аларның 454е мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керә. Сугыш барган Украинадан кайткан дүрт укучы да яңа уку елын безнең район мәктәпләрендә башлаячак.

Бала нинди генә гаиләдә, нинди генә шартларда үссә дә, беренче сыйныфка баручы һәр сабый 1 сентябрьне түземсезлек белән көтеп ала. Һәрберсенең бу көнне иң матуры булып күренәсе, күз явын алырдай букчасы һәм аның эчендәге уку кирәк-яраклары белән сыйныфташлары арасында мактанасы килә.
Әмма һәр ата-ананың да баласын мәктәпкә тулысынча әзерләү өчен мөмкинлекләре юк. Кемнеңдер хезмәт хакы бик түбән, кемдер эшсез, кемдер шешә белән дуслашып, еш кына баласының барлыгын да оныта. Нинди генә гаиләдән булса да, сабый, һичьюгы, 1 сентябрьдә яшьтәшләре алдында кимсенеп, боегып, матур киенгән сыйныфташларына кызыгып карап торырга тиеш түгел.
"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе, шуны күз алдында тотып, мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга ярдәм итү максатында җиде ел элек "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясен башлап җибәргән иде. Бу хәйрия акциясе елдан-ел киңрәк колач җәя. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, депутатлар, эшмәкәрләр ел саен уку елы алдыннан мохтаҗ балаларга киемнәр, уку кирәк-яраклары бүләк итәләр.
- Быел райондагы 148 укучыга мәктәпкә җыенырга булышачакбыз. Шуларның 46сы - беренче сыйныфка барачак сабыйлар. Моннан тыш, агрофирма җитәкчелеге ел саен тәүге тапкыр мәктәпкә баручы барлык авыл балаларына бөтен кирәк-яраклар тутырылган букчалар бүләк итеп сөендерә, - ди район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Кайчак ата-аналардан "Ярдәмгә мохтаҗ балалар исемлеге ничек төзелә соң? Безнең дә хезмәт хакыбыз түбән бит" дигән сорауны ишетергә туры килә.
- Ярдәмгә мохтаҗ укучылар исемлеген, авыл җирлекләре башлыклары белән килешенеп, мәктәп директорлары төзи. Һәр гаиләнең социаль яклау идарәсендә аз тәэмин ителгәннәр исемлегендә торуы тикшерелде. Әгәр гаиләдә җан башына айлык керем 6578 сумнан ким икән, бу гаилә аз тәэмин ителгән булып санала, - ди социаль яклау идарәсе начальнигы Сания Рәхмәтуллина.
Бу атнадагы эшлекле дүшәмбедә һәр җитәкче, депутат, эшмәкәргә ярдәм итәргә тиешле балалар исемлеге бирелде.
- Һәр җитәкче алдына балага кимендә 1500 сумлык мәктәп кирәк-яраклары бүләк итү бурычы куелды. Алар 1 августка кадәр бу балаларны кибетләргә, базарга алып барып, кирәк-яракларын сатып алып бирәчәкләр. 15 августта "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә тантаналы шартларда йомгак ясалачак. "Авангард" Яшьләр үзәгендә беренче сыйныфка барачак сабыйлар өчен матур бәйрәм була. Алар бу бәйрәмдә җитәкче, эшмәкәр апа-абыйлары кулыннан бүләкләр алачак.
... Изге Рамазан аеның соңгы көннәре бара. Изге гамәлләр кылу ае бу. Әйдәгез, изге айда мохтаҗ гаиләләрдәге сабыйларны сөендереп, чын балачак бәйрәме ясыйк аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев