Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балаларның җәйге ялын оештыру буенча "кайнар линия" булдырылды

Россия Иҗтимагый палатасы базасында балаларның җәйге ялын оештыруда хокук бозу очракларына юл куймау максатыннан "кайнар линия" эшли башлады. Балалар, әти-әни һәм лагерь хезмәткәрләре ярдәм сорап 8 (800) 737-77-66 телефон номеры буенча шалтырата ала. "Кайнар линия" белән элемтәгә керү Россиянең һәр төбәге өчен дә бушлай оештырыла. Шулай ук Иҗтимагый палата сайтында...

Россия Иҗтимагый палатасы базасында балаларның җәйге ялын оештыруда хокук бозу очракларына юл куймау максатыннан "кайнар линия" эшли башлады.


Балалар, әти-әни һәм лагерь хезмәткәрләре ярдәм сорап 8 (800) 737-77-66 телефон номеры буенча шалтырата ала. "Кайнар линия" белән элемтәгә керү Россиянең һәр төбәге өчен дә бушлай оештырыла. Шулай ук Иҗтимагый палата сайтында сорауларны электрон формада да калдырып була.

 

Гражданнарның мөрәҗәгате тәүлек буе кабул ителә. "Кайнар линия" операторлары сорауларны дүшәмбе - пәҗешәмбедә - 9:00-18:00, җомгада - 9:00-16:45 сәгатьләрдә кабул итеп алса, башка вакытта,ял һәм бәйрәм көннәрендә электрон формадан файдаланырга була.


"Кайнар линия" Роспотребнадзор, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы һәм РФ Генераль прокуратурасы җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә торачак. "Кайнар линия"не 1 сентябрьгә кадәр эшләтергә ниятлиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев