Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балаларын ялгыз тәрбияләүче аналар аена 782 сум пособие алачак

Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат сайтында республика Премьер-министры Илдар Халиков 2017 елда айлык түләүләр һәм башкалар турында имзалаган карар дөнья күрде. - Хезмәт ветераннары, уртача айлык кереме 20 мең сумнан артмаучылар, шулай ук Татарстан дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән пенсионерлар ай саен 448 сумга өметләнә ала. - Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәренә...

Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат сайтында республика Премьер-министры Илдар Халиков 2017 елда айлык түләүләр һәм башкалар турында имзалаган карар дөнья күрде.

- Хезмәт ветераннары, уртача айлык кереме 20 мең сумнан артмаучылар, шулай ук Татарстан дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән пенсионерлар ай саен 448 сумга өметләнә ала.

- Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәренә һәм реабилитацияләнгән гражданнарга ай саен 669 сум түләү каралган.

- Сәяси репрессияләрдән зыян күргән гражданнарга 560 сум түләнәчәк, опекага бирелгән ятим балаларга: укучыларга - 7989, мәктәпкәчә яшьтәгеләргә - 9214;

- Пенсионерларга җәмәгать транспортына утырып йөрү өчен субсидияләр: айлык кереме 20 мең сумнан азрак булса - 448 сум, 20 меңнән артык булса - 180 сум;

- Ятим балаларга һәм гаиләдә 18 яшькәчә өч яки аннан күбрәк бала тәрбияләнгән гаиләдәге укучыларга - 271 сум;

- Гаиләдә 18 яшькәчә өч яки аннан күбрәк бала тәрбияләнгән гаиләдәге 6 яшькәчә балаларга дару алу өчен субсидия - 120 сум;

- Һәр җан башына уртача керем яшәү минимумыннан ким булган балалы гаиләләргә пособие - 295 сум;

- Баланы ялгыз тәрбияләүче әниләрнең 16 яшькәчә баласына пособие - 782 сум;

- Ата-анасы алимент түләүдән баш тарткан балага, шулай ук армиядә хезмәт итүченең баласына - 442 сум;

- Укучы балаларны ашатуга көндәлек түләүләр - 6,8 сум каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев