Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Балачак дөньясында

    "Бу сабыйларны ничек яратмыйсың инде. Үзләре шундый матурлар, сөйкемлеләр, кызык итеп сөйләшәләр. Мин аларга бөтен күңел җылымны бирергә тырышам, - ди Илсинә ИБӘТУЛЛИНА үзе янында бөетрелгән малай-кызларны сөеп. - Ярый әле шушы һөнәрне сайлаганмын. Хәзер мин гел балачак дөньясында яшим". Мондый сүзләрне олы йөрәкле, үз эшен чиксез яраткан тәрбияче генә...


    "Бу сабыйларны ничек яратмыйсың инде. Үзләре шундый матурлар, сөйкемлеләр, кызык итеп сөйләшәләр. Мин аларга бөтен күңел җылымны бирергә тырышам, - ди Илсинә ИБӘТУЛЛИНА үзе янында бөетрелгән малай-кызларны сөеп. - Ярый әле шушы һөнәрне сайлаганмын. Хәзер мин гел балачак дөньясында яшим".
    Мондый сүзләрне олы йөрәкле, үз эшен чиксез яраткан тәрбияче генә әйтә аладыр. Ә уйлап карасаң, тәрбияче булу бер дә җиңел хезмәт түгел бит. Кәефеңнең нинди булуына карамастан, иртәнге сәгатьтән үк балаларны елмаеп каршы аласы, "әни" дип яныңда үксеп торганнарын кулыңа күтәреп юатасы, көйлисе-җайлыйсы, аларны бик күп нәрсәгә өйрәтәсе, хәтта бергә-бергә уйныйсы да бар. Ә бәйрәм-кичәләр, занятиеләргә, ата-аналар җыелышларына әзерләнүләрне, планнар язуны һәм башка тавык та чүпләп бетермәслек документ эшләрен санап кына бетерерлек түгел.
    3нче балалар бакчасына Илсинә Иж-Бубыйдагы һәм 1нче шәһәр бакчаларында хезмәт чыныгуы алып килә. Ә биредә ул 2007 елдан эшли. Беренче көннән үк коллективка кереп китә алган тәрбияче кыз тиз арада хезмәттәшләре арасында хөрмәт яулый. Бүген инде ул - I категорияле өлкән тәрбияче. "Хәзер үзем тәрбиячеләрнең эшен контрольдә тотам", - ди ул елмаеп.
    Коллективта барлык тәрбиячеләр дә тәҗрибәле, дүртесе - беренче категорияле. Илсинә аларга караганда бик күпкә яшь булса да, аның үтемле киңәш-фикерләренә барысы да колак салалар. "Без ансыз - ике кулсыз", - ди хезмәттәше Резидә Галимәрданова.
    Һәр яңалыктан хәбәрдар булып торучы, даими рәвештә курсларда белемен ныгытучы, заман белән бергә атлаучы Илсинәнең тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел.
    Әнә, узган ел махсус курсларда укыгач, 1нче бакчадан хезмәттәше Лилия Кавиева белән райондагы рус телле педагогларны татар теленә өйрәткәннәр. Әле узган атнада гына тагын укуда булган. Хәзер ул аттестация вакытында эксперт буларак катнаша ала.
    - Илсинә Хәмитовна өлкән тәрбияче вазифасын өч ел гына башкара. Ярый әле язмыш аны безнең бакча белән бәйләгән. Моңа кадәр бездә өлкән тәрбияче штаты юк иде. Кырыкка ярылырга җиткән вакытлар булды. Ә ул безнең коллективка килгәч, барыбыз да җиңел суладык. Инициативалы, төпле фикере булган Илсинәбезне барыбыз да хөрмәт итәбез, - ди бакча мөдире Сания Каһарманова.
    Бакчаның уңышларында өлкән тәрбияченең өлеше бик зур. Ел саен район күләмендәге "Йолдызлык" фестивалендә бу бакча балалары призлы урыннар яулыйлар. Нәни сәхнә осталары Алинә Колчина, Адилә Мәрданова, Булат Әминев та тәрбияче апалары Илсинә һәм Резидәдән, музыка җитәкчесе Людмила Глушковадан башка әлеге олы бәйгедә таныла алмаслар иде.
    - Балалар белән бергә үземне дә күп бәйгеләрдә сыныйм. Йөргән таш шомара бит ул. Осталыкка да өйрәнәсең, башкалар тәҗрибәсен дә кулланасың, үзеңне дә күрсәтә аласың. "Ел тәрбиячесе", "Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы өйрәтүче" бәйгеләрендә, "Кичке Таң" тыюлыгы уздырган бик күп конкурсларда даими катнашып киләм. Үзем генә түгел, аларга балаларны да, ата-аналарны да тартам, - ди Илсинә.
    Бу көннәрдә эшләре тагын да тыгыз бакча коллективының. Октябрь аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан зур тикшерү көтәләр. Аңа кадәр бөтен документ эшләрен тәртипкә саласы бар.
    ...Бүлмә ишегеннән кереп килүче Илсинә апаларын күреп алган нәниләр шунда ук аның каршысына йөгерделәр. Әле берсе, әле икенчесе аңа серләрен, өйдәге хәлләрне сөйләп калырга ашыга. Өлкән тәрбиячене сырып алган әлеге сабыйларга карап: "Сез бәхетле, чөнки янәшәгездә әниегез кебек якын тәрбияче апагыз бар", - дип уйлап куйдым.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: