Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Баллы ризыкка газета укучыларыбыз мөнәсәбе нинди? (Сораштыру)

Көн темасы

Бу атнада баллы яратучылар бәйрәме – Дөньякүләм кәнфит көне билгеләп үтелә. Ул – кәнфит ашарга яратучыларның гына түгел, ә аны ясаучыларның да бәйрәме. Әлеге баллы ризыкка газета укучыларыбыз нинди мөнәсәбәттә икән?

Мери САРКИСЯН, кондитер, Әгерҗе шәһәре:

–    Мин кондитер булып эшләвем белән бик горурланам. Стажым да шактый инде. Беренче тортны 2008 елда үземнең чыгарылыш кичәсенә пешергән идем.
Үз вакытында Әрмәнстандагы кондитерлык мәктәбен тәмамладым, танылган украин кондитеры Гердада һәм Мәскәү кондитер-рәссамы Лера Ивановада курслар уздым.

Әгерҗедә күп еллар инде тортлар һәм капкейклар ясау белән шөгыльләнәм. Ә кәнфитләрне гаиләбез белән яратабыз. 

Бик күпләрдән: “Шундый баллы ризыклар әзерләп, ничек төз гәүдәле булып кала аласың?“ – дигән сорауны ишетергә туры килә. Мин быел гына 5 килога ябыктым. Бу – дөрес туклану нәтиҗәсе. Туклану рационында яшелчә күп. Ә баллыны бик ашыйсым килсә, үзем өчен генә дип файдалы кәнфитләр ясыйм.

Мәсәлән, инжирны сиропка манчып алам да, әстерхан чикләвеге ябыштырам һәм кокос валчыгы сибәм. 
Хуҗабикәләргә “Рафаэло“ кәнфите рецептын да тәкъдим итәсем килә. Моның өчен 80 грамм кокос валчыгы, 30 грамм бал, миндаль яки фундук чикләвекләре, каймак (сливки) кирәк. Бал, каймак, кокос валчыгын болгатып, юеш кул белән шарлар ясыйбыз. Эченә яраткан чикләвегебезне тыгабыз. Суыткычка куябыз.

Табынга куяр алдыннан кокос валчыгында әвәлибез.

Евгения С., авылда яшәүче ханым:

–    Минем балачагым узган гасырның 60нчы елларына туры килде. Хәзерге белән чагыштырганда, авыр чорда үстек без. Кәнфитләрне дә, башка баллы ризыкларны да бик сирәк күрдек. Сатуда түгәрәк карамельләр (алар кәгазьсез була иде), алмалы-сливалы кәнфитләр генә була иде. Соңыннан какао ягылган “мендәр“ кәнфитләр чыкты. Әгерҗе азык комбинатында ясалган “Школьные“, “Премьера“ны бик көтеп ала идек. Алар иң тәмле кәнфитләр булып истә калган. Без бик сорасак та әни “Каракум“ кәнфитен бик сирәк алды. Чөнки ул кыйммәтле, килосы 3 сум торган затлы кәнфит иде. Ә менә махсус савытта чыгарылган ачы тәме булган “Монпансье“ кәнфитен ничек тә озаграк суырырга тырыша идек. 

Әбиебез кибеттә җыештыручы булып эшләде. Ул кәнфит тартмаларындагы кәгазьләрне өйгә мичкә ягарга алып кайта, ә без шул кәгазьгә ябышкан кәнфитләрне башта “чистарта“ идек. Әлеге баллы “сюрприз“ны һәрвакыт түземсезләнеп көткән мизгелләр – әле дә истә. 

Мин хәзер дә кәнфит яратам. Әмма сәламәтлегемә бәйле рәвештә күп итеп ашый алмыйм. Аннан соң тәмнәре дә элеккечә түгел инде аларның. Безнең балачактагы кебек тәмле кәнфитләр юк инде хәзер. Алар хатирәләрдә генә яши.        

Фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев