Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балта чапма чыршыга

Бусагада - Яңа ел. Бик тиздән һәр гаиләдә Яңа ел бизәге булган чыршы өй түренә кереп басар. Кибетләрдә, базарларда ясалма чыршының ниндиләре генә юк хәзер. Шулай булса да күпләр урманда үскән хуш исле чыршыга кызыга. Нәкъ менә Яңа ел алдыннан урманнарыбызда чыршы, нарат агачларына "һөҗүм" башлана да инде. Ылыслы агачларны...


Бусагада - Яңа ел. Бик тиздән һәр гаиләдә Яңа ел бизәге булган чыршы өй түренә кереп басар. Кибетләрдә, базарларда ясалма чыршының ниндиләре генә юк хәзер. Шулай булса да күпләр урманда үскән хуш исле чыршыга кызыга.
Нәкъ менә Яңа ел алдыннан урманнарыбызда чыршы, нарат агачларына "һөҗүм" башлана да инде. Ылыслы агачларны үстерү өчен күпме хезмәт куелуын һәм ничә еллар кирәклеген исләренә дә алмыйча, кулларына балта тотып, урманга чыршыга баручыларны ел саен очратырга була.
Әгерҗе урманчылыгы шәһәр һәм авыл халкын чыршылар белән тәэмин итү, аларны законсыз кисүгә киртә кую өчен әзерлек эшләрен күптән башлады инде. Татарстан Урман хуҗалыгында Әгерҗе урманчылыгы территориясендә Яңа ел чыршылары әзерләү һәм сату буенча үткәрелгән конкурста быел "Минзәлә урманы" учреждениесе җиңеп чыкты. Әлеге учреждение Яңа ел чыршыларын әзерләү һәм әгерҗелеләргә сату белән шөгыльләнәчәк. Алар белән элемтәгә керергә теләүчеләр өчен телефоннар 22842, 89625765405.
Бу көннәрдә ылыслы яшь агачларны законсыз кисүгә киртә кую өчен урман һәм полиция хезмәткәрләре бергәләп рейдлар оештыралар. Урман гүзәленә балта чабучылар җаваплылыкка тартылачак. Бу аларның кесәсенә дә нык кына сугачак. Яңа ел адыннан мондый күңелсез хәлгә тарымас өчен чыршыны сатып алуың яки ясалма чыршы бизәвең хәерле.

фото http://sacramento.cbslocal.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев