Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балтачта Россия күләмендә рекордлы бәлеш пешерделәр

Бәлеш эчлегенә 20 килограмм сөяксез ит, 5 килограмм суган, 34 килограмм борай, 5 килограмм сыер мае кулланылган

Балтачта Яшьләр көнендә бәлеш пешерү буенча Россия күләмендә рекорд куйдылар - 71 килограммлы борай бәлеше пешерделәр. Бу турыда «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

«Бәлеш пешерү өчен махсус мич чыгардык, чөнки бер метр диаметрлы табаны сыйдырыр өчен гади мич кенә туры килми. Табасы да шушы чара өчен махсус әзерләнде. Аның авырлыгы 58 килограмм. Бәлеш пешерер өчен кызуы җитсен дип мичкә өч тәүлек буе яктык», - диде пешерүчеләр.

Бәлеш эчлегенә 20 килограмм сөяксез ит, 5 килограмм суган, 34 килограмм борай, 5 килограмм сыер мае кулланылган. Камыры 10 килограмм онга басылган. 

Чыганак

Фото:Алсу Нәҗипова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев