Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балтачта узган "Ак калфак"лылар очрашуында әгерҗелеләр дә катнашты

"Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы милли уен эшчәнлеге белән баланы шәхес буларак тәрбияләү максатыннан Балтач районына барды.

Анда Әгерҗе районыннан “Ак калфак“ оешмасының актив әгъзасы, “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында айга бер тапкыр “Ак калфак“ сәхифәсен әзерләүче матбугат ветераны Рәмзия Зарипова да катнашты.

Бу - II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездыннан соң күмәкләп эшләнгән беренче күчмә утырыш. "Кешегә сөйләп кенә бернәрсә дә эшләтеп булмый, шуңа күрә күчмә утырышлар үткәрәбез. Киләсе күчмә утырыш өч көнлек программадан торачак һәм июль аенда Тукай районында үтәчәк", - диде.

"Ак калфак"лылар Сосна пүчинкәсе авылында татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә каберенә зиярәт кылды. Күчмә утырыш Балтач Сабан туе җирлегендә пленар утырыш үткәрү, уеннар уйнау, "Уеннарда күңел җылысы" күргәзмәсе белән танышу белән тәмамланды.

"Ак калфак"лылар Балтач районы Таузар, Карадуган, Бөрбаш, Сосна пүчинкәсе авылларында булдылар.

 

Фото Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев