Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Банк карталарындагы акчаны да сакларга кирәк

Россиядә 1 гыйнвардан «Милли түләү системасы» законының 9нчы маддәсе гамәлгә керде. Аның нигезендә банклар карта хуҗасы рөхсәтеннән башка алынган акчаларны кире иясенә кайтарып бирергә бурычлы. «Милли түләү системасы» турындагы закон 2013 елда ук кабул ителгән иде. Ә менә аның 9нчы маддәсен гамәлгә кертү исә бер елдан бирле кичектерелә килде (банк...

Россиядә 1 гыйнвардан «Милли түләү системасы» законының 9нчы маддәсе гамәлгә керде. Аның нигезендә банклар карта хуҗасы рөхсәтеннән башка алынган акчаларны кире иясенә кайтарып бирергә бурычлы.

«Милли түләү системасы» турындагы закон 2013 елда ук кабул ителгән иде. Ә менә аның 9нчы маддәсен гамәлгә кертү исә бер елдан бирле кичектерелә килде (банк карталары белән бәйле операцияләргә багышланган бу маддәдә банк урланган акчаларны мәҗбүри рәвештә кире иясенә кайтарып бирергә тиеш дип әйтелә). Ул чакта банк вәкилләре бу тәртип белән килешмәде һәм дәүләт органнарына әлеге маддәне кабул итүне бераз кичектерүне сорап мөрәҗәгать итте.

Нәтиҗәдә, алар күп тапкырлар бу пунктны үзгәртергә тырышып карады, анда китерелгән шартлар нигезендә эшләргә әзер булмаулары турында белдерде. Тик озак вакытлы фикер алышулардан соң «Милли түләү системасы» турындагы законның 9нчы маддәсе, бераз үзгәртелеп булса да, 2014 елның 1 гыйнварыннан, ниһаять, гамәлгә керде.

Хәзер банклар карта белән бәйле барлык операция һәм мәгълүматлар турында клентка хәбәр итеп торырга тиеш. Ә иң мөһиме, алар карта хуҗасы рөхсәтеннән башка хисаптан алынган акчаларны кире хуҗасына кайтарып бирергә бурычлы, дип хәбәр итә «Ведомости» газетасы.

Маддәдә барысы да аңлаешлы итеп язылган булса да, андагы мәгълүматны төрле банк төрлечә аңлата. Мәсәлән, «Альфа-банк» үз клиентларына урланган акча турында хәбәр итү өчен нибары бер көн бирә. Әгәр дә шушы вакыт эчендә карта хуҗасы рөхсәтсез башкарылган операция турында белдерми икән, банк аңа акчаларын кире кайтармаячак. Россия банклары Ассоциациясе дә шундый ук фикердә тора.

Ә менә «Сбербанк» һәм «ВТБ 24» банклары, киресенчә, клиентлар ягында. Карта иясе законсыз рәвештә алынган акчалар турында кайчан күреп алса, шул вакытта банк хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә ала, дип карала.

Тик ничек кенә булмасын, төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен банклар клиентларына уяу булырга, карта белән «бәйләнгән» кәрәзле телефон номерларын һәвакыт үз яннарында сакларга, әгәр дә карта мошенниклар кулына эләгә калса, шунда ук банкка йөгерергә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев