Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бараклар Әгерҗенең йөзен боза

Шәһәребездә авария хәлендәге баракларның елдан-ел кимүенә сөенергә генә кирәк. Тормыш өчен куркыныч булган мондый торактан яңа фатирларга күчкән шәһәрдәшләребезнең күбесе шатланып туялмый. Әмма җимерелергә җиткән йортлардан яңа фатирга күчәргә теләмәүчеләр дә бар икән... КИТМИБЕЗ Республикабызда гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы гомере буе уңайлы торак шартлары күрми яшәүчеләр өчен...

Шәһәребездә авария хәлендәге баракларның елдан-ел кимүенә сөенергә генә кирәк. Тормыш өчен куркыныч булган мондый торактан яңа фатирларга күчкән шәһәрдәшләребезнең күбесе шатланып туялмый. Әмма җимерелергә җиткән йортлардан яңа фатирга күчәргә теләмәүчеләр дә бар икән...
КИТМИБЕЗ
Республикабызда гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы гомере буе уңайлы торак шартлары күрми яшәүчеләр өчен күктән төшкән бәхет булды. Кемдер яңа фатирларга күченде, икенчеләре акчасын алып үзе торак сатып алуны кулай күрде. Әмма безнең халыкка гел ярап бетеп булмый шул. Әнә, Чайковский урамындагы 8, 9, 13нче, Ометов урамындагы 1а, 2а йортларындагы фатир милекчеләре законны үзләренчә сукалыйлар. Аларның кайберләре яңа йорттан авария хәлендәге торактагы кебек үк мәйдан таләп итсә, икенчеләре бу иске йорттагы фатирларын икенчел базардагы бәя буенча (1 квадрат метры 17-22 мең сум) сатып алыгыз дигән таләп куя. Ләкин алар моңа кадәр яшәгән торак авария хәлендә дип табылган, ягъни ул яшәү өчен яраклы түгел. Ничек инде шундый тузган торакны хакимият сатып алырга тиеш алардан? Аннан соң яшәү өчен яраклы булмаган торак бәясе белән яңа йорттгы фатир бер үк бәядә була алмый инде. Шуңа күрә яңа фатирда шундый ук мәйданны бушлай бирә алмыйлар бит. Бу - бер белеме булмаган авыл картына да аңлашыла торган хакыйкать.
Бараклар шәһәр ямен боза
Татарстанда авария хәлендәге торактан яңа йортка күчерү программасы милек хуҗасына сайлау мөмкинлеге бирә. Ягъни авария хәлендәге торагы өчен йә акча алып, фатирны үзе эзли. Йә бу сумма ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондыннан социаль ипотека килешүе нигезендә яңа фатир сатып алганда беренчел взнос буларак кулланыла. Бу очракта да Дәүләт торак фонды гражданнарга ташлама ясап, килешүне 20 елга еллык 7 процент белән төзи. Мондый шартлар бер генә банкта да юк.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Шәмсетдинов:
- Авария хәлендәге торак милекчеләре бу тузган йортлардан китмичә, шәһәрнең инфраструктур үсешенә аяк чалуларын аңлыйлармы икән? Бу бараклар Әгерҗенең йөзен бозып торалар. Алар авария хәлендә булгач, беркайчан да капремонт программасына кермәячәкләр. Бу йортлардагы кайбер фатирларда яшәргә дә куркыныч инде. Түшәмнәре җимерелә, җылыту, суүткәргеч системалары чыдамый. Ләкин тискәре милекчеләрнең авария хәлендәге фатирларын ташлап, социаль ипотека килешүе төземәвен һич аңлый алмыйм, - ди.
- Әгәр шәһәр җирле үзидарә органы һәм торак милекчесе белән үзара килешү булмаса, судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Гражданнарны авария хәлендәге торакта калдыру көннән-көн куркыныч була бара, - ди район хакимияте юристы Александр Панков.
Яңа фатирлар көтә
Кыскасы, авария хәлендәге торакларын бушатырга теләмәүчеләргә барыбер фатирларын калдырырга туры киләчәк. Аларга яңа фатирлар төзелеп бетеп килә. Бик тиздән тагын дүрт яңа йорт шәһәребезгә ямь биреп торачак. Энгельс урамындагы 3, 3а, Ометов урамындагы 23, Чайковский урамындагы 8а йортларында тиздән, бик тиздән өй туйлары гөрләячәк. Ә авария хәлендәге торакларын ташлап китәргә теләмәүчеләргә, акылыгызга килегез, ничек инде җимерелергә җиткән баракта гомерегезне куркыныч астына куеп яшәргә мөмкин дип чаң сугасы килә...
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев