Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Барыбыз да – өмәгә!

Район башлыгы Фәрит Габбасов шәһәребезне, авылларыбызны, юл буйларын санитар чистарту буенча 28 апрельгә кадәр удар ункөнлек игълан итте. Бу ай ахырында махсус комиссия, әлеге эшнең үтәлешен тикшереп, тирә-юнебездә чисталык, тәртип урнаштыруга битараф караган җитәкчеләрне, гражданнарны административ җәзага тартачак. Ни кызганыч, мондый кисәтүне аңлап җиткермәүчеләр дә очрый. Яшәгән җиребезне чиста тоту...

Район башлыгы Фәрит Габбасов шәһәребезне, авылларыбызны, юл буйларын санитар чистарту буенча 28 апрельгә кадәр удар ункөнлек игълан итте. Бу ай ахырында махсус комиссия, әлеге эшнең үтәлешен тикшереп, тирә-юнебездә чисталык, тәртип урнаштыруга битараф караган җитәкчеләрне, гражданнарны административ җәзага тартачак.
Ни кызганыч, мондый кисәтүне аңлап җиткермәүчеләр дә очрый. Яшәгән җиребезне чиста тоту - һәрберебезнең намус эше, гражданлык бурычы бит, югыйсә. Өмәләрдән соң чиста шәһәр, авыл урамнары буйлап бару ничек күңелле! Әмма икенче көнне үзең чистарткан урамда кемнеңдер чүп ташлап киткәнен күргәч, кәеф кырыла, ачу чыга...
Шәһәрдә күпкатлы йортларда яшәүчеләр арасында "акча түлибез, әнә ишегалды җыештыручылар кайгыртсыннар чисталык турында", диючеләр дә очрый. Ләкин ишегалды җыештыручы иртән дә, кичен дә син яшәгән йорт тирәсен себереп, син ташлаган чүпне берәмтекләп җыеп йөрсә дә, чисталык урнаштыра алмас. Беркөн иртәнге сәгатьтә күрше йортта яшәүче яшь ир чүп салынган пакетын тотып, подъезд төбендә тәмәке көйрәтеп торды да, такси килгәч, чүбен калдырып утырып китте. Шунда ук ике эт килеп, пакетны ерткалап, чүпне тирә-юньгә таратып бетерделәр. Югыйсә, аннан алда гына җыештыручы, соскы тотып, җирдәге чүпне җыеп йөргән иде. Күпфатирлы йортларда моңа охшаш мисаллар белән еш очрашырга туры килә: чүп пакетын йә балконнан гына урамга ыргыталар, йә подъездда ук калдырып китәләр, машинада барышлый гына юл буена ыргытып китүче оятсызлар да очрый. Ишегалдындагы, бакчасындагы чүпне урман, елга буйларына түгүчеләр турында әйткән дә юк инде. Үз тирәмдә чиста булса, башкасында эшем юк диючеләр белән тагын ничек көрәшергә соң? Мин яшәгән йорт тирәсе дә, подъезд төбе дә, елга, урман, юл буйлары да туган төбәгем бит һәм анда да тәртип, чисталык булырга тиеш дигән патриотик хис җитми кайберәүләргә. Нәтиҗәдә, әнә шулай, чүпкә батабыз.
Менә тагын чистарыныр чак җитте. Бу көннәрдә барыгызны да - балаларны да, яшьләрне дә, ветераннарны да чистарту өмәләрендә актив катнашырга чакырабыз. Йорт тирәләрегезне чистартырга, чәчәкләр, агачлар утыртырга чыкканда, зиратларга барганда балаларыгызны, оныкларыгызны да алыгыз. Бала кечкенәдән өлкәннәр белән бергә өмәләрдә эшләп үссә, аның киләчәктә дә тирә-юньне чиста тоту өчен көрәшәчәге көн кебек ачык.
Хөрмәтле райондашлар! Әйдәгез, бу язгы матур көннәрдә, бар мәшәкатьләребезне ташлап, чистарту өмәләренә чыгыйк. Тирә-юнебез чистарып, матураеп калгач, язгы кәефләребез тагын да күтәрелер. Читтән кунакка кайтучылар да бездәге тәртип-чисталыкка, чәчәкле урамнарыбызга сокланып китәрдәй булсын. Май бәйрәмнәрен шәһәр-авылларыбыз тагын да яшәреп каршы алсын өчен беребез дә бу мөһим эштән читтә калмасын иде. Шунысын да онытмагыз: чисталыкны җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә генә саклап була. Барыбыз да - өмәләргә, хөрмәтле әгерҗелеләр!
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев