Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Барҗы-Умгада – күчмә китапханә эшли

27 май – Гомумроссия китапханәләр көне

Галиҗанәп китап! Әй, ул китап тотып укуның сүзләр белән аңлатып булмастай ләззәте, рәхәтлеге. Ошаган юлларын кайта-кайта янәдән тәмләп укыйсың. Дөньяларың онытыла, китап геройлары белән алар булган җирләрдә йөрисең, яңа танышлар табылгандай була. Яхшы китап уку – белемле кешеләр белән сөйләшү кебек ул.

Барҗы-Умгага баргач китап укучылардан ишеттек бу сүзләрне. Алар, гадәттәгечә, Таҗи Гыйззәт исемендәге авыл клубындагы күчмә китапханәгә җыелганнар иде. Биредә китапханәче штаты кыскартылганнан соң да укучылар саны кимемәгән, чөнки Кичкетаң китапханәчесе Әлфинә Төхбәтова аларны рухи азык белән тәэмин итеп тора. Барҗы-Умгада шунысы уңайлы: заманча клубта китапханә өчен аерым бүлмә бар. Классик язучылар, якташ каләм әһелләре, детектив һәм фантастик әсәрләр, матур әдәбият, журналлар өчен аерым киштәләр булдырылган. Авылдашлары – күренекле драматург Таҗи Гыйззәт китапларына урын иң түрдән.

Нәзирә Саттарова, Нурания Гарифуллина, Флүр Ибраһимов, Рамилә Хикмәтуллина, Әлфия Шәймөхәммәтова, Алсу Дәүләтшина, Әлфия–Зөлфәт Гатиннар кебек китапны су урынына эчүчеләр күп биредә.

АЯКЛЫ ЭНЦИКЛОПЕДИЯ
Гомере буе балаларга белем биргән мәгариф ветераны Нәзирә Саттарова турында әнә шулай диләр. Башлангыч сыйныф укытучысы буларак, балаларда кечкенәдән үк укуга кызыксыну уятучы ул. Үзе бик күп укыганлыктан һәм язучылар турында бик мәгълүматлы булганлыктан, әдәбият өлкәсендә кем нинди сорау бирсә дә җавабы әзер аның. Ел саен җиде-сигез төрле газета-журналга языла. Тиздән 90 яшьлек юбилеен каршыларга әзерләнүче Нәзирә апа хәзер дә яраткан шөгыленнән аерылмаган әле.

ИҢ КҮП КИТАП УКУЧЫ
Нурания Гарифуллина ул. 
– Үземне белә-белгәннән бирле китап укыйм. Яшь чакта клубтан кайткач та бераз укымыйча түзми идем. Барҗы-Умга килене булгач та яраткан шөгылемнән ваз кичмәдем. Өебездә һәрвакыт газета-журналлар, китаплар күп булды. 19 ел элек җәмәгатем Галиәхмәт фани дөньяны калдырып киткәч, болын кадәр йортта берүзем калдым. Уку ул – юаныч та, куаныч та. Ике ел элек газиз улым да бакыйлыкка күчкәч, башкаемны кая куярга белмичә киләм дә китапка ябышам. Эч пошканнан, ялгызлыктан коткарып торучы могҗиза ул китап. Авыл тормышы, язмышлар турында укырга яратам. Барҗы-Умгада китапханә бетерелгәч, борчуга калган идем. Ярый әле күчмә китапханә булдырылды. Әлфинә Төхбәтова сораган китап, газета-журналларны алып килеп тора. Өемә “Әгерҗе хәбәрләре“, “Ирек мәйданы“, “Язмышлар чатында“ басмалары килә, ә “Сөембикә“ һәм “Гаилә учагы“н биредән алып укыйм. Безнең очрашулар китап укучылар конференциясе кебек уза, – дип сөйләде Нурания апа.

Авылдашлары Нурания апаның китапка булган мәхәббәттән тыш, үзешчән сәнгатьтә активлыгына, Алсу Дәүләтшина җитәкчелегендәге Барҗы-Умгадагы театрда төп рольләрне оста башкаруына соклануларын белдерделәр.
Флүр Ибраһимов мәктәпкә барганчы ук укырга өйрәнгән. Иң беренче укыган китабы да исендә: “Белмәмешнең Айга сәяхәте“. 

– Әнием минем китап укыганыма бик сөенә иде. Барҗы мәктәбендә укыганда китапханәгә кергәч үземне серле дөньяга эләккәндәй тоя идем. Китапханәче Нурзадә бик ягымлы, ачык йөзле апа иде. Авыл китапханәсенә дә бик яратып йөрдем. Гариф Ахунов, Габдрахман Әпсәләмов кебек язучыларның әсәрләрен аеруча яратып укыйм. Якташ язучылар Габдулла Галиев, Чыңгыз Мусинның һәр китабын укып бардым. Берара җәмәгатем Зөлфия дә клубта да, китапханәдә дә эшләде, – дип сөйләде Флүр Ибраһимов. 
– Без китапханәгә авылдашлар белән кич утыру өчен дә чыга идек. Авыл яңалыкларын сөйләшеп, фикерләшеп, гәпләшеп утыру гадәте бар иде ул чорларда. Күрешеп, сөйләшеп күңелле итеп кичне шунда уздырган чаклар сагындыра, – диде гомере буе тракторчы булып эшләгән авыл уңганы.

МӘДӘНИЯТ ХЕЗМӘТКӘРЕ ШУНДЫЙ БУЛЫРГА ТИЕШ
– Әлфинә Төхбәтова Барҗы-Умгадагы мәдәни чараларда да гел катнаша. Кайчан дәшсәк тә, Кичкетаңнан безгә кадәр биш чакрымны коштай очып килеп җитә. Көндезге Нәүрүз бәйрәме булсынмы, кичке репетицияме, күрше авылларга концерт яки театр белән барабызмы – ул һәрчак безнең белән. Олысы-кечесе белән уртак тел таба белә. Үзе дә яна, башкаларны да кабыза белә.  
Билгеле сәбәпләр белән Барҗы-Умгага килми калса, китапларны мин дә бирәм. Әнә шулай ярдәмләшеп эшлибез, – ди клуб мөдире Алсу Дәүләтшина.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА
Китапханәче Әлфинә Төхбәтова һәм иң күп китап укучылар Нурания Гарифуллина һәм Флүр Ибраһимов. / А. Корбангалиева фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев