Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Барҗы-Умгада зур бәйрәм үтте

Кызыклы хәлләрне искә төшерделәр

21 февраль халыкара Туган тел көне булса, 23 февраль Ватанны саклаучылар көне иде

Барҗы-Умга авыл клубында 22 февраль көнендә ике бәйрәмне берләштереп зур кичә узды.

Беренче өлеше ир-егетләргә багышланган иде. Төрле елларда изге бурычларын үтәгән авылдашлар күп төрле бәйгеләрдә сыналдылар. Әти-әниләренә, сөйгәннәренә хат язу, саннарны тиз генә табып стройга басу, бер аякта баскан килеш иптәшен түгәрәктән чыгару, бирелгән ризыкны тиз вакыт эчендә ашап бетеру, командир кушканны үтәү һәм башкалар. Солдат тормышына бәйле кызыклы хәлләрне искә төшерделәр.

Соңыннан бөтен зал белән армиягә озатканда җырланган җырларны башкардылар.

Кичәнең икенче өлеше тулаем татар җырлары, милли уеннар белән үрелеп барды. Инде сигезенче-тугызынчы дистәләрен ваклый башлаган абый-апалар борынгы уеннарны бик теләп башкардылар, яшьләргә дә өйрәттеләр. Алар арасында тамчы, марш, капкалы, өчле һәм башка бик куп җырлы-биюле уеннар уйналды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев