Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Барҗыга очрашуга көтеп калабыз

Без – җир йөзеннән югалган Барҗы авылы балалары. 30 июнь көнне сәгать 10да авылдашлар истәлек ташы ачылу тантанасына җыелабыз.

Авылның  бетүенә 40 ел тула. Авылдашлар, якташлар, сабакташлар, ызандашлар, күршеләр...барыгызны да көтеп калабыз. ИСТӘЛЕКЛӘР УРТАКЛАШЫП, ҮЗ БАКЧАБЫЗНЫҢ КАРЛЫГАН ЯФРАГЫ БЕЛӘН ЧӘЙ ЭЧЕП ЯЛ ИТӘРБЕЗ. 

  Барҗы     

Авылсыз калырбыз диеп,

Кем бар иде уйлаган?

Көтмәгәндә гүзәл Барҗы

Юк ителде дөньядан.

       “Язылмаган кануннар” бар,

       Бар җанга кагылганы.

Изге җирне изеп үтте

Замана агымнары.

Бәлагә тарыган авыл-

Янгынсыз янган авыл.

Тын hавада җил-давылсыз

Таркалып калган авыл.

       Бу тараф – изге затларның

       Эзләре калган җире.

       Гасырлар буе күпләрнең

       Тирләре тамган җире.

hәркемнең дә тәүге тапкыр

Тәпи атлаган җире.

Балачак хатирәләрен

Җанда саклаган җире.

       Күңелдә исеме калса да,

       Асылын җуйган урын.

       Күпләрнең кайгы-сагышын

       Үзенә җыйган урын.

Авылсыз калган әдипләр,

Тамырсыз калган авыл.

Авыр бит хисле җаннарга,

Авылсыз яшәү авыр.

Чыңгыз Мусин.      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев