Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Барҗы-Пельгага чиста су киләчәк

Кичкетаң авыл җирлегенә караган 48 хуҗалыклы Барҗы-Пельга авылы тиздән чиста сулы булачак. Чөнки авыл җирлеге Советы, "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән уздырылган социаль проект конкурсында катнашып, 580 мең сум грант отты. Шушы көннәрдә биредә скважина борауларга керешәләр. Бу көннәрдә барҗы-пельгалылар кем белән генә очрашсалар да, шатлыкларын уртаклашырга ашыгалар. 3-4 ел...

Кичкетаң авыл җирлегенә караган 48 хуҗалыклы Барҗы-Пельга авылы тиздән чиста сулы булачак. Чөнки авыл җирлеге Советы, "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән уздырылган социаль проект конкурсында катнашып, 580 мең сум грант отты. Шушы көннәрдә биредә скважина борауларга керешәләр.

Бу көннәрдә барҗы-пельгалылар кем белән генә очрашсалар да, шатлыкларын уртаклашырга ашыгалар. 3-4 ел инде алар колонкадан пычрак су агуына зарланалар иде.
- Суны эчәргә чирканабыз. Бик күпләр фильтрдан файдаланалар. Агызып азрак тотсак, чиләк төбенә балчык утыра. Чиләкнең читләре саргая. Бик каты юшкынлы. Кер юу машинасын кабызырга да куркабыз. Кайберәүләрнең машиналары сафтан чыкты инде. Эчәргә суны Балтач авылыннан ташыйбыз. Менә ул тәмле, ичмаса. Чишмәнеке бит, - ди авыл активисты Зинаида Казанцева.
Авыл халкы грант оту турындагы сөенечле хәбәрне ишеткән инде. Кайчан эш башларлар икән дип түземсезлек белән көтәләр. Әнә, көянтәсенә чиләкләрен асып бер ханым суга чыга.
- Тизрәк су чистарсын иде дип телибез. Бигрәк тә язын пычрак була ул. Су өйгә кергән булса да, кайвакыт мондагысы чистарак бугай дип колонкага чыгабыз, - ди Ирина Михеева.
Авыл хатыннары шулай дисәләр дә, авыл башлыгы Зөлфәт Нуриев суның анализын әллә ничә тапкыр тикшертүләре, аның эчәргә яраклы булуы турында әйтә.
- Әмма ул нәтиҗәләр белән генә тынычланып калмадык. Мин инде Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары Әгерҗегә килгәч тә «Чиста су» программасы буенча бирелә торган 10 миллион сум акча аз ул, хәзер авылларда узган гасырның 60нчы елларында салынган суүткәргеч торбалар нык тузган, күп авылларда су эчәргә яраклы түгел дип чыгыш ясаган идем. «Халык проектлары» турында ишетү белән анда катнашырга кирәк дигән максат куйдык һәм тиз арада эшкә керештек. Авыл халкы да активлык күрсәтте, рәхмәт аларга, - ди ул.
Алабугада проектны яклап чыгыш ясаганда да Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, жюри рәисе Римма Ратникова Зөлфәт әфәнденең чыгышына иң югары бәя куя.
- Грант отмасак та, лауреат булачагыбызга бернинди шик тә калмаган иде. Күп районнарның чыгышлары балалар мәйданчыклары төзү, ташландык парк һәм скверларны төзекләндерү, мемориаль комплексларны реконструкцияләү, торак йортлар янындагы территорияләрне тәртипкә китерүгә багышланган иде. Ә безнең проект авыл халкы өчен бик тә мөһим дип уйлыйм мин. Чөнки кеше өчен иң кирәк әйбер һава, аннан соң су бит, - ди авыл башлыгы.
Моңа кадәр дә кул кушырып утырмаганнар биредә.
- Су насосларын да алыштырып карадык, инде башняны чистартмаган ел калмады. Әмма файдасы гына булмады. Халыкның тәкем үзәгенә үтте бу проблема, - ди Зөлфәт әфәнде ачынып
Ә менә шушы көннәрдә подрядчы оешма йөз метр тирәнлектә су скважинасы бораулау эшенә керешәчәк. Аннан су башнясын тәртипкә китерәчәкләр.
Белешмә:
«Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән Кичкетаң мәктәбенә илтүче юл асфальт белән түшәлде, район Сабан туенда бу җирлеккә быел теннис өстәле бүләк иттеләр. Менә хәзер партия ярдәме белән "Халык проекты"нда катнашып, чиста сулы булачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев