Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Барысы да – бер түбә астында

Халыкны социаль яклау идарәсе, Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Әгерҗедәге бүлекчәсе, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Менделеев мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалы - барысы да хәзер бер түбә астында. Али Ибраһимов җитәкчелегендәге "Мир-Строй" ширкәте төзүчеләре үзәк хастаханәнең элекке поликлиникасын үзгәртеп корганнан соң, халыкка хезмәт күрсәтүче әлеге оешмаларның барысын да...

Халыкны социаль яклау идарәсе, Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Әгерҗедәге бүлекчәсе, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Менделеев мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалы - барысы да хәзер бер түбә астында.
Али Ибраһимов җитәкчелегендәге "Мир-Строй" ширкәте төзүчеләре үзәк хастаханәнең элекке поликлиникасын үзгәртеп корганнан соң, халыкка хезмәт күрсәтүче әлеге оешмаларның барысын да бирегә күчерделәр. Җәй буе бу бинада кызу эш кайнады, барлыгы 8 миллион сумлык реконструкция эшләре башкарылды. Узган атнада яңартылган бинаны ачу тантанасы халык бәйрәменә әверелде.
- Али Шамилевичның оста төзүче икәнен барыбыз да яхшы беләбез. Ул төзүчеләреннән дә эшне сыйфатлы итеп башкаруны таләп итә. Әнә, карагыз әле, бу бина ничек матурланды хәзер, тирә-ягы яшеллеккә күмелде, - диде район башлыгы Валерий Макаров әлеге бинаны ачу тантанасында.
Район җитәкчесе монда ремонт барганда иртәнге планерканы бик еш кына биредә уздыра иде. Район башлыгының һәр киңәшенә колак салып эшләделәр төзүчеләр.
Ә бу көн шәһәрдәшләр өчен, чынлап та, бик матур бәйрәм булды. Бинаны ачу тантанасына никадәр халык җыелган.
- Ирем Наил белән сөенеп-шатланып килдек бу бәйрәмгә. Элек халыкны социаль яклау үзәге урнашкан бинага кергән саен җәйге эссе көннәрдә дә җылы киемнәрдән утыручы хезмәткәрләрне күреп йөрәгем әрни иде. Хәзер менә рәхәтләнеп эшләү өчен бар шартлар тудырылган үзләренә, - ди Әгерҗедә яшәүче Нилә ханым Сәйфуллина.
Республика матди ярдәм күрсәтү үзәге директоры Рафаэль Фәйзуллин, Чаллыдан сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Боенко да әлеге оешмаларны карап йөргәндә сөенечләрен яшермәделәр.
Ишектән керүгә үк кайсы оешманың ничәнче катта, кабинетларның ничек урнашуы турында тулы мәгълүмат эленгән. Хезмәткәрләр халыкны тәрәзә аша кабул итәләр.
- Элекке эш урыныбыз белән монысын чагыштырырлык та түгел инде хәзер. Бар уңайлыклар тудырылган, кайнар су агып тора. Көн саен 20-30 кешене кабул итәбез, - ди социаль яклау бүлеге хезмәткәре Лилия Шәрипова.
Студент кызына социаль стипендия өчен белешмә алырга Байтуганнан килгән Марина Емельянова да хәзер социаль хезмәткәр белән ачыктан-ачык аралашу өчен бик уңай булуын әйтте.
Икенче катта урнашкан "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә бирегә күчүләренә бик шат.
- "Төзүче" тулай торагында бик кысан иде безгә. Хәзер биредә һәрберебезгә бер кабинет, - диләр алар.
Авыр гаиләләр белән эшләү, инвалид балалар белән шөгыльләнү, психолог, төркемләп эшләү өчен, кул эшләре белән шөгыльләнү өчен бүлмәләр булу эшне күпкә җиңеләйтәчәк, әлбәттә.
Әхсән Кәлимуллин җитәкләчелегндәге мәшгульлек үзәге филиалы да ремонттан соң бирегә күчте. Әлеге үзәккә бинаның икенче ягыннан керәсе.
Кунаклар өченче каттагы хастаханәнең көндезге бүлеген дә карадылар.
Биредә дә моңа кадәр шартлар әллә ни мактанырлык түгел иде. Авырулар үзләре үк шулай диләр:
- Миңа еш кына биредә сәламәтлегемне ныгытырга туры килә. Элекке белән хәзергене чагыштырып буламы соң инде? Ремонттан соң палаталар яктырып китте, - ди Ләйсирә Ситдыйкова.
Бәйрәм көнне район башлыгы күпбалалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче Аидә Галиева, Рузилә Насыйрова, Резидә Закировага бүләкләр дә тапшырды.
- Безгә шундый заманча бина бүләк иткәннәре өчен район һәм республика җитәкчеләренә, берничә ай эчендә бинаны танымаслык итеп үзгәрткән төзүчеләргә зур рәхмәт, - диде халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Сания Рәхмәтуллина.
Белешмә:
Яңа бинага күчкән әлеге оешмаларның телефон номерлары үзгәрмәде.
Халыкны социаль яклау бүлеге - 22832, 24233.
"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге - 22954.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев