Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Башларымны кая куйыйм?..”

дип үрсәләнә еш кына олы яшьтәге сугыш толы әнием. "Әгерҗе хәбәрләре"ндә "Ветеран йортлары яртылаш буш" дигән язманы укыгач, мин дә кулыма каләм алдым. Комсомольская урамында ветераннар өчен төзелгән 9нчы йорттан фатир биргәч, әниебезнең ничек сөенгәнен аңлатырга сүзләр таба алмыйм. Яңа фатирга күченү көнен зарыгып көтте ул. Күченгәч, андагы уңайлыкларны күреп,...

дип үрсәләнә еш кына олы яшьтәге сугыш толы әнием. "Әгерҗе хәбәрләре"ндә "Ветеран йортлары яртылаш буш" дигән язманы укыгач, мин дә кулыма каләм алдым. Комсомольская урамында ветераннар өчен төзелгән 9нчы йорттан фатир биргәч, әниебезнең ничек сөенгәнен аңлатырга сүзләр таба алмыйм.
Яңа фатирга күченү көнен зарыгып көтте ул. Күченгәч, андагы уңайлыкларны күреп, оҗмах шушы буладыр инде дип, түрәләргә рәхмәт укып сөенеп туялмады. Ветераннар йорты булгач, сөйләшеп, бер-беребезнең хәлләрен белешеп торырга кордашлар да булыр дип шатланды. Әмма яши-яши бу өметләре акланмады. Дөрестән дә, ветераннар йортында өлкәннәр бармак белән генә санарлык. Нигездә фатирларга күченеп килүче ветераннарның күбесе - Әгерҗедән. Авылныкыларга кирәкми бу фатирлар, аларның күбесе, йортлары тузган булса да, туган нигезләрен ташлап, калага күченеп килмәячәк. Байтагы балаларына, оныкларына бирде фатирларын. Якыннарыгыз рәхәтләнеп яшәсеннәр, бер сүзем дә юк. Тик менә хөкүмәт бушлай биргән фатирларына квартирантлар керткән ветераннарга үпкәм бар. Бу - һәркемнең шәхси эше, диярсез инде. Анысы, шулай. Ләкин сезнең фатирларда яшәүче квартирантларның байтагы күршедә яшәүче әбиләрнең тынычлыгын алды бит. Алар еш кына төн уртасына кадәр кәеф-сафа корып утыруны, музыканы бөтен көченә куюны, подъездга чыгып тавышлануны, сугышуга кадәр барып җитүне, тәмәке тартуны, подъезддагы чип-чиста стеналарны пычратуны гадәти хәл дип саныйлар. Полиция хезмәткәрләрен чакырган чаклар да булды инде. Ветераннар йортында рәхәтләнеп тынычта, бер-беребез белән аралашып яшәрбез дип күченгән әнием бу хәлләрдән тәкем гарык булды. Андагы тавыш-гауга, көчле музыкадан кан басымы еш күтәрелә, "кая куйыйм башларымны?"дип үрсәләнгән чаклары да була аның. Олы кеше яшьләргә кисәтү ясарга да курка. Әйтсәң дә, колакларына элмиләр алар.
Тагын шунысы да бар. Бер бүлмәле фатирга ветеран үзе генә пропискага кергән. Чынлыкта кайберләрендә 5-6шар квартирант яши. Ә түләүләр барыбер бер ветеранга гына исәпләнә бит.
Менә шундый хәлләр ветераннар йортларында... Хөкүмәттән бүләк итеп бирелгән фатирларына күчмичә, анда квартирантлар керткән ветераннар башка кордашларын шундый хәлдә калдырдылар.
А.Светлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев