Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Баш иябез сезгә, ветераннар!

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, адәм баласының яшенә, миллләтенә һәм диненә карамастан, һәркемгә якын булса да, ил азатлыгы өчен фронтта һәм тылда көрәшкән ветераннар, дәһшәтле сугышта әтиләрен югалткан сугыш чоры балалары өчен аеруча газиз, кадерле. Шатлыклы да, күз яшьле дә бу бәйрәм көнне аягында йөри алган һәр ветеран Җиңү мәйданына килергә...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, адәм баласының яшенә, миллләтенә һәм диненә карамастан, һәркемгә якын булса да, ил азатлыгы өчен фронтта һәм тылда көрәшкән ветераннар, дәһшәтле сугышта әтиләрен югалткан сугыш чоры балалары өчен аеруча газиз, кадерле. Шатлыклы да, күз яшьле дә бу бәйрәм көнне аягында йөри алган һәр ветеран Җиңү мәйданына килергә тырышты.
ҖИРНЕ НУРГА КҮМЕП КИЛДЕ ҖИҢҮ КӨНЕ
Җиңү бәйрәме алдыннан сугыш һәм тыл ветераннарына Россия, Татарстан, район җитәкчелеге тарафыннан нинди генә хөрмәтләүләр оештырылмады?! Тик менә яшь, авырулар үзенекен итә, олы бәйрәм тантанасына аларның күбесе килә алмады инде. Әнә, бер төркем ветераннарыбызны мәйданга УАЗ машиналарына утыртып алып керделәр. Мәйдан аларны аягүрә басып, чәчәкләр белән каршы алды. Күңелләрне тетрәндереп мәңгелек "Священная война" җыры яңгырый.
- Мин, гомумән, сугыш еллары җырларын тыныч кына тыңлый алмыйм. Күңел тула, ул елларда ба
штан кичкәннәр, сугыш кырында ятып калган фронтташ дуслар бер-бер артлы күз алдыннан үтә. Бик аз, районда нибары 33 ветеран гына калдык бит инде. Бу 70 еллык күпләребез өчен соңгы юбилей булыр дип тә йөрәк әрни. Ә яшисе килә... - дип уфтанып куйды 91 яшьлек сугыш ветераны Ефросинья Федорова.
Менә мәйданга "Үлмәс полк" Бөтенроссия акциясенә кушылган укучылар керәләр. Һәрберсенең кулында - сугышта һәлак булган, тыныч тормышта арабыздан киткән ветераннарыбызның портретлары. Күпләрнең күзләре бу мизгелләрдә 250 портрет арасыннан үзенең якыныныкын эзли. Күңелдә батыр әтисе, әнисе, туганы белән горурлану хисләре туа.
- Әтием Хәсән дә, әнием Саимә дә сугыш ветераннары иде. Бүген укучылар кулында аларның портретларын күргәч, ничек күңел тулмасын инде?! - ди Сания Рәхмәтуллина.
Ветераннарыбызның үлмәс батырлыгын онытмаучы балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар да, укучылар да, хезмәт коллективлары да бәйрәмдә районыбыз ветераннарының фидакарьлегенә дан җырлап парадка чыктылар. Әнә, сугыш елларында Әгерҗе тимерьюлчылары төзеп, фронтка озаткан бронепоездның үзйөрешле макеты мәйдан булып уза. Вокзалга китерелгән яралыларны Әгерҗе госпиталенә ташыган ашыгыч ярдәм машинасы да шул дәһшәтле елларны хәтерләтте. Парадка чыккан һәр коллектив Җиңү таңын алып килгән мөхтәрәм ветераннарыбызга олы рәхмәтен, хөрмәтен белдерде, илгә тынычлык теләп йөзләгән шарлар очырды.
Мәйданга Яшүсмерләр клубы 5х6 метрлы үлчәмдәге "Тынычлык яулыгы"н алып кергәч, мәйдан бермәлгә аптырап калгандыр. Бу яулык Җир шарындагы халыклар дуслыгы символы иде. Балалар бакчалары хезмәткәрләре төрле илләрнең флагларын ясап, үз исемнәрен язып, бу тукымаларны берләштереп, тынычлык өчен шулай тавыш бирүләрен белдерделәр. Алар "Без сугышка каршы!" дип, Тынычлык яулыгы белән сквердагы танкны капладылар.
Әгерҗе районы ветераннарын котларга Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин да килгән иде. Ул бәйрәм кунакларына Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов котлавын да җиткерде.
Мәйдан бер минут тынлык белән яу кырында шәһит киткәннәрне, тыныч тормышта вафат булган сугыш һәм тыл ветераннарын искә алды. Алар истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Бәйрәмгә килгән ветераннарга чәчәкләр бүләк иттеләр. Ә җирне нурга күмеп килгән Җиңү көне турындагы данлы "День Победы" җырына бөтен мәйдан кушылды. Шатлык белән күзне чылатып килгән Җиңү таңы турындагы бу җыр халык күңелендә мәңге онытылмас.
Бу көнне хөрмәтле ветераннарыбызны район башлыгы Валерий Макаров бәйрәм табыны артына җыйды. Алар авыр яшьлекләрен искә төшереп, сәхнә осталарына кушылып җырлап та утырдылар. Мәйданда район Мәдәният сарае үзешчәннәренең җырлары әле бик озак яңгырады, дәртле биюләр дә тынып тормады. Кичен мәйданны Казан артистлары бизәде. Бәйрәм төнге салют белән төгәлләнде.
ЧӘЧӘКЛӘР КИТЕРЕГЕЗ БИРЕГӘ
9 Май алдыннан Әгерҗедәге Җиңү скверында тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә стела ачылды. Ил азатлыгы өчен тылда көрәшкәннәр хөрмәтенә дә чәчәкләрне ешрак китерергә тырышыгыз. Ветераннарга Җиңү көнендә генә түгел, көндәлек тормышта да бәйрәмнәрне ешрак ясыйк, җылы сүзебезне, кайгыртучанлыгыбызны кызганмыйк, райондашлар.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев