Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Башкарылган эшләр күп

    Район башлыгы Валерий Макаров катнашында гражданнар җыелышы иң беренче Исәнбайда узды. Иң башта авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев узган елгы эшкә йомгак ясады. Мәчеткә һәм янгын сүндерү частеның Исәнбай бүлекчәсенә газ кертү, авыл эчендәге юлларны төзекләндерү, авылдашлары - "Татарстан күперләре" җәмгыяте җитәкчесе Ринат Мухъяновның булышлыгы белән Мәдәният йорты түбәсе алыштырылу,...

    Район башлыгы Валерий Макаров катнашында гражданнар җыелышы иң беренче Исәнбайда узды.
    Иң башта авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев узган елгы эшкә йомгак ясады. Мәчеткә һәм янгын сүндерү частеның Исәнбай бүлекчәсенә газ кертү, авыл эчендәге юлларны төзекләндерү, авылдашлары - "Татарстан күперләре" җәмгыяте җитәкчесе Ринат Мухъяновның булышлыгы белән Мәдәният йорты түбәсе алыштырылу, мәчетне профнастил койма белән әйләндереп алу һәм башка эшләр башкарылган.
    Фәнил Фаиз улы Валерий Владимировичтан балалар бакчасына ремонт ясау өчен булышлык итүен сорады һәм Мәдәният елы уңаеннан Мәдәният йортының тәрәзәләрен алыштыру теләкләре барлыгын җиткерде.
    Әгерҗедән килгән оешма-предприятие җитәкчеләре авыл халкының сорауларына җаваплар бирделәр. Соңыннан исәнбайлылар авыл үзешчәннәре куйган концертны карадылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: