Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Башмак тана алсаң, ярдәм итәләр

    Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек санын саклау һәм арттыруга юнәлтелгән яңадан-яңа проектлар тәкъдим итә. Министрлыкның чираттагы проекты башмак тана алу өчен кире кайтарылмый торган субсидия бирүгә кагыла. - Районның статистика бүлеге мәгълүматларына караганда, узган елның 1 июленә шәхси хуҗалыкларда 2159 сыер исәпләнгән. Ә быел...

    Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек санын саклау һәм арттыруга юнәлтелгән яңадан-яңа проектлар тәкъдим итә. Министрлыкның чираттагы проекты башмак тана алу өчен кире кайтарылмый торган субсидия бирүгә кагыла.
     
    - Районның статистика бүлеге мәгълүматларына караганда, узган елның 1 июленә шәхси хуҗалыкларда 2159 сыер исәпләнгән. Ә быел әлеге сан - 2027. Күргәнебезчә, шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны кими. Тик авылны, аның халкын яшәтүче - терлек. Шуңа Хөкүмәтебез мал санын саклап калуга юнәлтелгән яңадан-яңа программаларны гамәлгә кертеп кенә тора, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.
    Күптән түгел Хөкүмәт сыерлары булган шәхси хуҗалыкларга ташламалы шартларда сыер саву аппараты сатып алу мөмкинлеге тудырган иде. Әлеге форсаттан районда 40ка якын хуҗалык файдаланды.
    - Мин саву аппаратын Арчага үзем барып алып кайттым.18 мең сумга алган идек, күптән түгел 6 меңе субсидия буларак кире кайтты. Җәмәгатем Гөлшат саву аппараты алганга сөенеп бетә алмый. "Нигә элегрәк шундый программалар булмады икән?" дип уфтана, - ди Биектаудан Радик Мөфтиев.
    Маллар өчен мини-ферма төзүгә киткән чыгымнарның бер өлешен субсидия итеп кайтаруга кагылышлы проект әзерләнүе турында да газетабызда хәбәр иткән идек инде.
    - Тик моның өчен берничә шартның үтәлүе мәҗбүри. Беренчедән, 2015 елның 1 январена хуҗалык кенәгәсендә өчтән дә ким булмаган сыер теркәлгән булырга тиеш. Икенчедән, абзарны быел төзи башларга кирәк. Өченчедән, мини-ферманың сигез йә күбрәк мал сыярдай итеп төзелүе шарт, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Ленар Сабиров. Әлеге проектта катнашырга теләк белдерүчеләр шактый икән инде.
    "Әгерҗе хәбәрләре"ндә сыер һәм кәҗә асраучы хуҗаларга бер башка 3000 һәм 1000 сум исәбеннән субсидия биреләчәк дип тә хәбәр иттек.
    - Сыер-кәҗәләргә 7,5 миллион ярым сум субсиядиягә заявка Казанга җибәрдек. Акча бирү өчен исемлекләр төзелә, - ди Дилүс Гатауллин.
    Башмак тана алуга кагылышлы чираттагы проект та терлек асраучыларны битараф калдырмас, мөгаен. Тана алу өчен киткән чыгымның 15 мең сумы кире бирелә икән, нигә бу мөмкинлектән файдаланмаска?!
    - Проектта катнашуның иң төп шарты - хуҗа бу терлекне кимендә биш ел асрарга тиеш, - ди авыл хуҗалыгы илдарәсе җитәкчесе.
    Әлеге проект нигезендә безнең районга ким дигәндә 975 мең сум субсидия кайтачак. Ә бу - ташламалы шартларда 65 тана сатып алу мөмкинлеге дигән сүз.
    Башмак тана алу теләге туган хуҗалар авыл Советларына мөрәҗәгать итә алалар. Анда сезгә субсидия алуның бар нечкәлекләрен тәфсилләп аңлатырлар.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: