Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Башваткыч“та – Әгерҗе мөгаллимнәре

Бу арада ТНВ каналында бик еш 1нче гимназия коллективын күрсәтәләр. "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенын карап укучыларның белемле һәм оста булуларына сокландык. Ә бу шимбәдә "Башваткыч"та мөгаллимнәр өчен көч бирәбез. Тапшыру эфирга чыгар алдыннан анда катнашкан Наилә ХАРИСОВА, Әлфинә РИЗВАНОВА, Гөлназ ЗАКИРОВАдан эфирга төшү мизгелләре турында сораштырдык. - "Башваткыч"ны һәр атнаны көтеп...

Бу арада ТНВ каналында бик еш 1нче гимназия коллективын күрсәтәләр. "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенын карап укучыларның белемле һәм оста булуларына сокландык. Ә бу шимбәдә "Башваткыч"та мөгаллимнәр өчен көч бирәбез.
Тапшыру эфирга чыгар алдыннан анда катнашкан Наилә ХАРИСОВА, Әлфинә РИЗВАНОВА, Гөлназ ЗАКИРОВАдан эфирга төшү мизгелләре турында сораштырдык.
- "Башваткыч"ны һәр атнаны көтеп алам. Кайсы гына районнардан, нинди генә һөнәр ияләре катнашмый анда. Телевизор каршында утырганда сорауларга бик җиңел генә җавап та табам. Әле кайчакта "шул сорауга да җавап табалмыйлар инде" дип катнашучыларны сүгәм, - ди Әлфинә ханым көлеп.
"Башваткыч"та катнашу теләге әллә кайчан була инде бу мөгаллимә күңелендә. Шулай бер шимбәдә тапшыруны карагач хыялын тормышка ашыру максатыннан ТНВ сайтында заявка калдыра, хезмәттәшләрен дә бу турыда кисәтеп куя. "Заявкалар күп, бер-ике елсыз тапшыруга эләгә алмаячаксыз" дигән җавап килгәч аптырап китә.
- Шулай да өметсез шайтан гына диләрме әле? Без дә өметне өзмәдек. Ике атнадан телефоныма кемдер шалтырата. Алсам, "Башваткыч" тапшыруыннан. Ашыгыч төстә тапшыруга төшәргә килергә кушалар. Менә сиңа ике ел дим эчтән генә. Юк дип булмый бит инде. Тиз-тиз җыендык та, күчтәнәчләр төяп юлга кузгалдык. Залда безгә көч бирергә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина, директорыбыз Раушания Әзиятуллина, хезмәттәшләребез, татар теле укытучылары бардылар, - ди Әлфинә.
Мөгаллимнәрнең ТНВ ишек төбенә килеп җитүләре була, телерадиокомпаниянең җитәкчесе - якташыбыз Илшат Әминевны очраталар. Хәл-әхвәл белешәләр, Илшат әфәнде әгерҗелеләргә сәламнәр дә тапшыра.
- Илшат әфәнденең аягы җиңел булды. Тапшыруны төшерү вакыты озакка сузылмады, - ди Наилә ханым.
Ә менә "Башваткыч"ны алып баручы Җәвит Шакировка шаккаталар мөгаллимнәр.
- Телевизордан караганда бер дә җитди кешегә ошамаган бит инде үзе. Безгә ул юморист буларак якын. Ә чынлыкта бераз гына кырыслыгы да бар икән, - ди Гөлназ.
Алып баручының каршына килеп баскач, бермәлгә каушап, югалып калалар укытучылар. "Нәкъ имтиханга кергән укучы төсле булдык", диләр көлеп. Әлбәттә, андый чакта белгәннәреңне дә онытырсың, билләһи. Сорауларны "Башваткыч"лылар үзләре әзерлиләр икән. Татар теле мөгаллимнәренә биремнәр күбрәк әдәбият белән бәйле була.
- Теләче, Биектау районнарындагы авыл исемнәрен дә белергә кирәк иде. Менә анысында бераз баш ватарга туры килде, - ди Наилә ханым. Җавап таба алмаганда тамашачылар да ярдәмгә килгәннәр. Әнә, гомере буе гимназиядә укыткан Тәгъзимә Ситдыйкова Югары Ослан районындагы авыл исемен әйткән.
- Арабызда иң өлгере Наилә Ясәвиевна булды. Дулкынлауыбыз көчле булгандыр, кнопкага баса алмыйча изаландык. Шулай да тапшыруда катнашу әйтеп бирә алмаслык сөенечле мизгелләр бүләк итте, - ди Әлфинә ханым.
Катнашу гына түгел бит әле, "Башваткыч"та үзеңнең сәхнә осталыгыңны да күрсәтергә кирәк. Наилә һәм Гөлназ үзләре иҗат иткән, ә Әлфинә Зөлфәтнең шигырьләрен сөйләгәннәр. Тәбәрле егете, Казанда укучы студент Динар Шәймәрдановның җырлавы, 27нче училище укытучысы Ләйсән Төхвәтуллинаның биюе Җәвит Шакиров күңеленә дә хуш килгән.
Мөгаллимнәр "Башваткыч"ка бүләкләр дә алып барганнар. Әгерҗе - тимерьюлчылар шәһәре булгач, шуның белән бәйле символик бүләкләр тапшырганнар.
- Ә менә безнең чәкчәккә шаккатмаган кеше калмады. Мәгариф бүлеге методисты Миләүшә Шәйхетдинова ясаган кәрзин формасындагы чәкчәкнең эченә урман байлыклары - гөмбә, чикләвекләр тутырдык, - ди Гөлназ.
"Залда утырган тамашачы якташларыбызның алкышлары безгә тагын да көч, дәрт өстәде", диләр мөгаллимнәр. Ә нәтиҗәләр ничек булган, җиңүче исемен кем яулаган? Моны сез тапшыруны карагач үзегез белерсез.

Шимбә, ягъни 6 декабрьдә, кичке сәгать 7дә ТНВ каналыннан "Башваткыч" тапшыруын карамый калмагыз. Анда 1нче гимназиянең татар теле укытучылары Наилә ХАРИСОВА, Әлфинә РИЗВАНОВА, Гөлназ ЗАКИРОВА көч сынашалар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев