Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Батырлар – безнең арада

ТНВ каналындагы "Татарстан хәбәрләре"нең бер чыгарылышында Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Әгерҗе янгын сүндерүчеләренә медальләр тапшырганын горурлык белән күзәттек. Ә ике батыр якташыбыз - Илдар Исмәгыйлев һәм Раил Сәлимгәрәев бу зур бүләкләрне Мәскәүдә гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу һәм РФ Хөкүмәте җитәкчесе Игорь Шувалов кулыннан алды. Әлеге истәлекле вакыйгалар безне ирексездән...

ТНВ каналындагы "Татарстан хәбәрләре"нең бер чыгарылышында Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Әгерҗе янгын сүндерүчеләренә медальләр тапшырганын горурлык белән күзәттек. Ә ике батыр якташыбыз - Илдар Исмәгыйлев һәм Раил Сәлимгәрәев бу зур бүләкләрне Мәскәүдә гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу һәм РФ Хөкүмәте җитәкчесе Игорь Шувалов кулыннан алды. Әлеге истәлекле вакыйгалар безне ирексездән узган елның 2 июнь төнендәге фаҗигаләргә алып кайтты...

Кем уйлаган....
Әлеге төн искә төшсә, әле дә йөрәк чәнчеп куя. Шартлаулар башлануга, без шәһәрдән читкә китәргә ашыктык. Без киттек, ә кемнәрдер биредә калды. Үз хезмәт постларында калдылар алар. Ә кемгәдер шартлаулар булган ут эченә юл тотарга туры килде. Без, анда ни булганын күз алдына да китерергә куркып, шәһәрдән чыгып качканда, Әгерҗе егетләре әлеге куркыныч хәлләрне үз иңнәрендә тоялар иде инде. Бүген әлеге коточкыч хәлләргә нәкъ менә шартлауларның уртасында кайнаган ир-егетләр күзлегеннән карарга булдык.
...Көне дә тыныч узды, күк йөзе аяз, киче дә җылы иде. Барысы да гадәттәгечә кебек. Кемдер ятарга әзерләнә, ә кемдер инде изрәп йоклый. Янгын сүндерү бүлеге командиры Илдар Исмәгыйлев кухняда чәй эчкәндә, башында: "Бүген бездә - кызыбыз белән киявебез кунакта. Алар озакламый онык бүләк итеп сөендерерләр үзебезне. Их, күңелле вакыйгалар көтә", дигән уйлар бөтерелә. Тик бу татлы уйларны көчле дөбердәү тавышлары бүлә. "Күктә - йолдызлар, каян ишетелә бу тавышлар?" дип тәрәзәгә карый Илдар Әнвәрович һәм ни булганын шунда ук аңлап, тетрәнеп куя. Ике минуттан ул инде эш урынына барып җитә. Шәхси состав бик тиз җыелып бетә. Янгын бүлеге начальнигы Рәшит Мастикаев та килеп җитә. Ул инфаркт белән район хастаханәсендә дәвалана, ә бу төнне сорап, өенә кайткан була. Әйтерсең лә, нидер буласын тойган. Бераз алгарак китеп, шунысын әйтми булмый: дәвалау курсын тәмамлау өчен, ул бу фаҗигаләрдән соң хастаханәгә кире әйләнеп кайтмый инде. Үз хезмәтеңә тугрылык нәкъ менә шулай була торгандыр!

Бар яктан да көчлеләр
Рәшит Мастикаев кулы астында эшләүче 44 хезмәткәр бу җитди, гаять авыр сынауны уңышлы узды. "Мин бу ир-егетләр белән чын-чынлап горурланам. Алар физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчле. Һәркайсы - йөрәге белән батыр. Аларның бу коточкыч төнне үз гаиләләре язмышы белән кызыксынырга да вакытлары булмады. Чөнки халыкны, шәһәрне коткарырга кирәк иде", - дип сөйләгәндә, начальникның дулкынланудан әле дә тавышы калтырый. Шунда ук ул уйлары белән кабат әлеге төнгә кайтып, эчке эшләр бүлеге начальнигы Азат Мусин һәм аның хезмәткәрләре белән бергәләп шәһәрдән чыгып китүче халык һәм машиналар агымын көйләп торган мизгелләрне исенә төшерә.
Бүлектә штаб оештырыла. Район башлыгы Фәрит Габбасов, башкарма комитет җитәкчесе Фәнис Нуриев, башка җитәкчеләр шунда ук килеп җитәләр. Тәрәзәләр оча, штукатурка коела. Шушы куркыныч шартларда да үз постын беркем дә калдырып китми. Ә Бердәм диспетчер хезмәте төн буена 900 (!) шалтырату кабул итә.
"Район үзәк хастаханәсе баш табибы Андрей Шубин, аның урынбасары Магомед Аюбовка рәхмәт. Без минут саен шалтыратышып тордык. Авыруларны һәм бәбигә авыручыларны эвакуацияләргә, бер авылда запас пост булдырырга кирәк иде, - дип дәвам итә Рәшит Сәедович. - Кеше авыр хәлдә беленә. Күпләр намуслары кушканча үз постларында калдылар. Тик куркак җитәкчеләр дә булды. Шундыйлардан берәү миңа телефоннан бу мәхшәрдә аның эше юклыгы турында кычкырып, үзе тизрәк качу ягын карады. Әле ярый, андыйлар бик аз иде"...
Шартлаулар көчәя бара. Шәһәргә янган кәгазь, снаряд һәм агач калдыклары кебек кисәкләрдән торган бик зур "болыт" килә. Алар төшкән урында янгын чыгу ихтималы зур. Ут кыр буенча Кече Пургадагы "Аспек" нефть базасына һәм "Әгерҗе нефть продуктлары"на якынлаша. 3нче километрда янгын чыга. Монда газ һәм тиз янучан матдәләр төялгән 200 вагон тора. Әлеге объектларны сакларга да Әгерҗе янгын сүндерү бригадасын җибәрәләр. Алар белән бергә вагоннарны коткаруда тимерьюлчылр да катнаша.
"Шәһәрдә дә янгыннар барлыкка килде, Нариманов урамында йортка ут капты, үзәк паркта, элеккеге урман хуҗалыгы базасында янгын чыкты... "Әгәр ПМСка ут капса, станциядән берни дә калмаячак" дигән куркыныч уй йөрәкне телеп үтте", - дип сөйли Рәшит Сәедович. Аларга ярдәмгә Алабуга, Чаллы, Казан янгын сүндерүчеләре килә. Барлык бригада һәм машиналарга әлеге объектларны саклау йөкләнә. Алар арасында Пугачеводан ут эченнән кайткан әлеге батырлар да була.

Ут эчендә
Тагын ул фаҗигале төнгә әйләнеп кайтыйк әле. 1нче каравыл егетләре Марат Хәлиуллин, Раил Сәлимгәрәев, Рамил Исмәгыйлев, Илдус Муфтахов бу кичне сменаны кабул итеп алалар. Шартлаулар башлануга, төп авырлык нәкъ менә шушы бригадага төшә. Аларга тагын өч тәҗрибәле хезмәткәрне кушалар: Пугачевога Рафил Туганаев, Илдар Җиһангәрәев, Илдар Исмәгыйлев та җибәрелә.
"Без арсеналның үзендә ни булганын күз алдына да китерергә курыктык. Шуңа күрә егетләрнең исән кайтулары өчен бик борчылдык. Казанга отчет биргәндә, миңа телефоннан: "Сез ничек аларны үлемгә җибәрә алдыгыз?" - дип кычкырдылар. Ә мин: "Анда 6 мең халык яши. Бәлки, балалар кан эчендә ятадыр...", - дидем. Шуннан соң гафу үтенделәр", - дип искә ала Рәшит Мастикаев.
Сөенечкә каршы, шартлауларда һәлак булучылар юк. Халык яши торган йортларның хәрби складлардан ерак урнашуы коткарып калды. Хезмәт бурычын үтәгән бер солдатның һәлак булуы бик кызганыч, әлбәттә.
"Кешеләр Әгерҗедән кача иде, ә без Пугачевога чаптык, - дип сөйли төркем җитәкчесе Илдар Исмәгыйлев. Контроль-уздыру пунктында аларга ут капмаган складларны сакларга кирәклеген аңлаталар. Безнекеләр арсенал территориясенә кереп, янгын колонкасын гидрантка урнаштыралар, җиңсә линиясен сузалар. "Тирә-якта ут дөрли, снарядлар шартлый, ә шулай да күңелдә курку юк. Соңыннан, барысын ныклап аңлагач кына, чынлап куркыта башлады. Ижаудагы коллегалар бу төнне арсеналның үзендә булуыбызга хәтта ышанмадылар", - ди Илдар Әнвәрович.
Беренче көчле шартлау ир-егетләрне төрле якка очыра. "Без ятабыз, өстебездән Илдар Исмәгыйлев шуыша. Үзе "сез исәнме, ятыгыз, тормагыз" дип пышылдый", - дип искә ала Илдар Җиһангәрәев. Барысы да диярлек контузия ала. Кемнеңдер борыныннан кан китә, кемнеңдер - колагыннан. "Ике солдатка аңнарына килергә ярдәм иттек. Алар бер киемсез, ни эшләгәннәрен аңламыйлар. Күрәсең, көчле контузия алганнар. Тагын бер хәл истә калган. Снаряд кыйпылчыклары тиюдән сакланып, ниндидер бина артына яшерендек. Анда - хәрби частьтан янгын сүндерүче егет тә яшеренгән икән. "Монда нәрсә?" дип сорыйбыз. "Куркыныч түгел - ягулык кына", - ди ул. Көләрсең дә, еларсың да", - дип дәвам итә Илдар.
Складларга су сибү файдасыз һәм куркыныч була башлагач, Илдар "чигенергә" дигән команда бирә. Тик беркем дә Әгерҗегә кире китәргә уйламый. Поселокта халык калганын белеп, йортларга кереп ярдәм итә башлыйлар.
Шартлау дулкыннары хәтта агачларны да бөгә. "Мин яшеренгән койма шундый нык иде. Мин аны ясаган хуҗага эчемнән генә рәхмәтләр укыдым. Үзем "инде койма ауса, беттем" дип уйлыйм, үзем койма ярыгыннан карыйм. Күрәм: Раил Сәлимгәрәев асфальтка яткан, шартлау дулкыны аны асфальт буйлап өстери", - дип сөйли командир.
Ишегалларына кереп йөргәндә, ике әбине очраталар. "Без караңгыда аларны бүрәнәләрдә утырып торалар дип уйладык. Ә алар ядрәләрдә утырып торганнар икән, - дип сөйли Рафил Туганаев. - Берсе иренең майор кителен кигән. Үзе бертуктаусыз "сугыш башланды, улым, сугыш" дип кабатлый"... Көчле шартлаудан мин аны гәүдәм белән ышыкларга уйладым. Башымны күтәреп карасам, ул юк. Шартлау дулкыны әбине куаклар артына алып ыргыткан"...
Пугачеводан соң алар "Аспек" нефть базасын уттан сакларга киләләр. Әгерҗегә иртәнге 5ләргә генә кайтып җитәләр. "Шәһәргә керергә куркыныч иде. Бөтен җир бушап калган. Беркем юк. Бөтен җирдә ватык пыялалар, балалар аяк киемнәре, коляскалар аунап ята, әйтерсең, сугыш вакыты", - дип йомгаклый Илдар Әнвәрович үзенең авыр хатирәләрен.
....Бу куркыныч төн инде еракта калды. Сентябрьдә Илдар Исмәгыйлевның оныгы туган. Тормыш дәвам итә. Янгын сүндерүчеләрнең балалары, оныклары әтиләре, бабайлары чын батыр булу белән горурлана алалар. Орден-медальләр юкка гына бирелмәде шул аларга.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев