Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Батырларны онытырга хакыбыз юк!

26 апрель - дөньяда радиация катастрофалары корбаннарын искә алу көне. Быел Чернобыль атом электростанциясендә реактор шартлауга 26 ел тула. XX гасырның иң зур экологик катастрофасының нәтиҗәләрен бетерүдә безнең районнан да 19 ир-егет катнашты. Кызганычка каршы, аларның 5есе - Әгерҗедән Рафаил Шәйхәйдаров, Мансур Зарипов, Алексей Шәрәпов, Анатолий Штанько, Гали авылыннан Рәхимҗан...

26 апрель - дөньяда радиация катастрофалары корбаннарын искә алу көне. Быел Чернобыль атом электростанциясендә реактор шартлауга 26 ел тула. XX гасырның иң зур экологик катастрофасының нәтиҗәләрен бетерүдә безнең районнан да 19 ир-егет катнашты.
Кызганычка каршы, аларның 5есе - Әгерҗедән Рафаил Шәйхәйдаров, Мансур Зарипов, Алексей Шәрәпов, Анатолий Штанько, Гали авылыннан Рәхимҗан Фәрхушин вафат инде. Калганнары - барысы да инвалидлар.
Әйдәгез, бу зур фаҗига булган көннәрне искә төшереп үтик. 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә турбореакторны сынау вакытында көчле шартлау була һәм зур янгын чыга. СССР Хөкүмәте меңләгән кешеләр тормышына куркыныч янаган бу авария турында өч көн халыкка бернәрсә дә әйтми. 10 тәүлек буе көчле радиоактив элементлар тирә-юньгә тарала. Беренче көннәрдә кайнар агым бер километр биеклеккә кадәр күтәрелә. Бу коточкыч авария нәтиҗәләренә каршы көрәшкә СССРның төрле якларыннан халык агыла. Алар бу вакытта гомерләре, сәламәтлекләре турында уйлап та карамыйлар. Беренче көннәрдә күп эшләр кул белән башкарыла. Станция эчендә радиоактив пычракны куллары белән юалар, көрәк белән беренче кат туфракны алып ташлыйлар. Көчле радиоактив зонада эшләүче 600дән артык кеше зур күләмдә нурланыш ала. 28 кеше авариядән соң берничә айдан вафат була. Барлыгы 6 млн 945 мең кеше яшәгән 155 мең квадрат метр мәйдан радиоактив пычрануга дучар ителә.
Чернобыль менә 26 ел инде бөтен дөньяда атом төш куркынычын гәүдәләндерүче булып тора. Гомерен куркыныч астына куеп, Чернобыль авариясендә гомерлеккә сәламәтлеген югалткан, илебезне техноген катастрофадан саклап калган батырлар турында онытырга хакыбыз юк. Һәлак булган якташларыбызга мәңгелек дан! Ә исәннәренең гомерен озайту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Алар үзләренең бурычларын чын ир-егетләрчә намус белән үтәделәр. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле батыр чернобыльчеләребез!
Гөлгенә Бакирова,
үзәк хастаханә табибәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев