Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

База мәктәпләре укытучылары БДИ тапшырачак

Татарстанның база мәктәпләре укытучылары БДИ тапшырачак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде. "Быел база мәктәпләренең барлык укытучылары үз предметлары буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак, - диде журналистларга республика ТР мәгариф һәм фән министры. - Кайбер районнарда без андый имтиханнар үткәрдек инде, берникадәр тәҗрибә бар. Әгәр укытучы...

 

Татарстанның база мәктәпләре укытучылары БДИ тапшырачак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.
 
"Быел база мәктәпләренең барлык укытучылары үз предметлары буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак, - диде журналистларга республика ТР мәгариф һәм фән министры. - Кайбер районнарда без андый имтиханнар үткәрдек инде, берникадәр тәҗрибә бар. Әгәр укытучы БДИ буенча, ким дигәндә, 40-50 балл җыя алмый икән, ул укучыны ничек әзерли ала?"
 
Энгель Фәттахов билгеләп узганча, Татарстанда 550 база мәктәп бар, аларда республика укучыларының 85-90 проценты белем ала."База мәктәпләр һәр районда булырга тиеш. Алар мәгариф үзәкләре, анда 80-100 бала укый, параллель класслар, матди-техник база бар, иң мөһиме - сыйфатлы белем гарантияләргә тиешле укытучылар", - диде министр.
 
Исегезгә төшерәбез: безнең районда 17 база мәктәбе бар. Болар - Әгерҗедәге 4 мәктәп һәм Иж-Бубый, Азево, Бима, Исәнбай, Кичкетаң, Кадыбаш, Кадрәк, Көчек, Күләгәш, Красный бор, Тирсә, Салагыш урта мәктәпләре, Сарсак-Омга лицее.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев