Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Базарга сөт сатарга килсәң

"Әгерҗенең кечкенә базарына атна уртасында сөт сатарга килә идек. Беркөнне комиссия килеп, сөт сатуны тыйды. Без моңа бик борчылдык. Чөнки безгә, авыл кешесенә, әзме-күпме табыш килә, даими сатып алучыларыбыз да бар. Киләчәктә кечкенә базарда сөт сатарга рөхсәт ителмәс микәнни?" Ә.В. Фамилиясен күрсәтмәүне сораган бу ханымның соравына җавап эзләп, берничә оешмага...


"Әгерҗенең кечкенә базарына атна уртасында сөт сатарга килә идек. Беркөнне комиссия килеп, сөт сатуны тыйды. Без моңа бик борчылдык. Чөнки безгә, авыл кешесенә, әзме-күпме табыш килә, даими сатып алучыларыбыз да бар. Киләчәктә кечкенә базарда сөт сатарга рөхсәт ителмәс микәнни?"
Ә.В.

Фамилиясен күрсәтмәүне сораган бу ханымның соравына җавап эзләп, берничә оешмага мөрәҗәгать иттек.

"Һәр нәрсәнең - үз җае" дигәндәй, сөт сатуның да үз таләпләре бар.

Ирина СВЕТЛИШИНА - дәүләт ветеринария инспекциясенең Чаллы территориаль бүлеге ветинспекторы:
- Базарда сөт сату өчен берничә кагыйдәне үтәү зарур. Беренчедән, сөтне пыяла банкаларда йә яңа пластик шешәләрдә генә сатарга рөхсәт ителә. Ә бүген күпләр сөт сату өчен соктан, сырадан йә газлы судан бушаган шешәләрдән файдаланалар. Икенчедән, түбәндәге белешмәләрнең булуы шарт. Аның беренчесен - малның сәламәтлеге хакындагысын - участок ветеринария табибыннан алырга кирәк. Мондый белешмәне ветеринария станциясеннән дә (Ленин урамы, 90нчы йорт, тел. 24642 - авт.) алырга була. Аны айга бер тапкыр яңартып торырга кирәк. Әлеге белешмә белән ветсанитар экспертиза лабораториясе белгеченә мөрәҗәгать итәсез. Ә белгеч сөт сатарга рөхсәт итү турында белешмә бирә. Анысын сөт сатарга килгән саен алырга туры киләчәк. Менә шушы кагыйдәләрне үтәүчеләргә кече базарда сөт сату рөхсәт ителә.

Мондый белешмәне каян алырга соң?
Дилүс ГАТАУЛЛИН - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:
- Әлеге белешмәне кечкенә базардан алырга мөмкин булачак. Бу хакта кече базарның хуҗасы, эшмәкәр Җәүдәт Гөлданаев белән берлектә район хакимиятендә җитди сөйләшү булды. Җәүдәт әфәнде белән сәүдә зонасында ветеринар санитар экспертиза уздыручы белгеч өчен махсус урын булдыру хакында килешенде.

Ә сатучыларга тиешле шартлар тудыру юнәлешендә ниләр эшләнәчәк?
Җәүдәт ГӨЛДАНАЕВ - "Аргамак" сәүдә зонасы җитәкчесе:
- Киләчәктә сәүдә зонасында ябык павильон төзергә планлаштырабыз. Төзелеш эшләрен быел көзгә таба башларга исәплибез. Әлеге павильонда авыл хуҗалыгы продукциясен, шул исәптән, сөт һәм сөт ризыклары да сатарга мөмкин булачак. Моның өчен сатучының әлеге дә баягы кагыйдәләрне үтәве шарт булып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев