Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бәхет алып килде яз

16 май иртәсендә "Бәләкәч" программасы нигезендә капиталь төзекләндерүдән соң "кирпичка" микрорайонындагы 4нче шәһәр бакчасын ачу тантанасында малайлар-кызлар сөенечләреннән әнә шулай дип җырладылар. Дүрт ай икенче туган йортларына әйләнгән бакчадан аерылып торган 112 нәнинең бу көнне шатлыктан йөзләре балкый иде. "Бүлмәләребез шундый матур, никадәр яңа уенчыклар, шкаф-өстәлләр, караватлар... Хәзер өйгә кайтасыбыз...

16 май иртәсендә "Бәләкәч" программасы нигезендә капиталь төзекләндерүдән соң "кирпичка" микрорайонындагы 4нче шәһәр бакчасын ачу тантанасында малайлар-кызлар сөенечләреннән әнә шулай дип җырладылар.
Дүрт ай икенче туган йортларына әйләнгән бакчадан аерылып торган 112 нәнинең бу көнне шатлыктан йөзләре балкый иде. "Бүлмәләребез шундый матур, никадәр яңа уенчыклар, шкаф-өстәлләр, караватлар... Хәзер өйгә кайтасыбыз да килми", - диделәр алар. Ремонт барган вакытта 7нче бакчага йөрү арыткан, ахрысы, "кирпичка" нәниләрен. Ә бу бакча күбесенең өе янында гына бит, ерак юл үтеп аяклар да армый, әти-әниләренә дә эшкә барырга ашыга-кабалана чыгып китәсе түгел.
Әнә, залга Буратино белән Мальвина керделәр. "Без бакчабыз яңага әйләнсен дип күптән хыялланып йөргән идек. Хыяллар чынга аша икән ул", - диделәр алар сөенеп.
Карыйм да мин сокланам,
Бакчабызга ни булган?
Төзүчеләр ярдәмендә
Өр-яңага әйләнгән...

Балаларның тырышып-тырышып сөйләгән шигырьләре, башкарган җырлары, биюләре - барысы да төзекләндерү эшләрен оештырган район башлыгы Фәрит Габбасов, аның урынбасары Ришат Нурисламов, Кече Пурга районының МСО төзүчеләренә рәхмәт белән сугарылган иде. Ноябрь аенда әлеге бакчага мөдир булып эшкә килгән Инесса Линькова, Фәрит Гарифовичка капиталь ремонт ясатуларын сорап мөрәҗәгать иткәннән соң, тиз арада боз урыныннан кузгала. Һәм, нәтиҗәдә, бакча бүген ерактан ук матурлыгы белән үзенә җәлеп итә. "Иң зур рәхмәтне без Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка әйтәбез. Аның тәкъдиме белән тормышка ашырылган "Бәләкәч" программасы нигезендә безнең районда гына 400гә якын бала бакчалы булды. Әлеге бакчага ремонт өчен акча бирүен үтенеп аңа хат язгач та, Президент кире какмады. Менә бит 4 ай эчендә нинди могҗизага тиң бакча барлыкка килде", - диде район җитәкчесе. Төп эшләр төгәлләнгән, ә калганнарын тиз арада финиш сызыгына китереп җиткерәчәкләренә ышандырганнар төзүчеләр. Фәрит Гарифович 2-3 ел эчендә әлеге микрорайон танымаслык булып үзгәрәчәген әйтеп тә сөендерде. Күп йортларда капиталь ремонт уздырылачак, юллар төзекләндереләчәк. "Быел эшли башлаган кирпеч заводы да 90 кешене эшле итте. Якын киләчәктә бу сан 120гә җитәчәк. Без менә шушы сабыйларның якты киләчәге өчен җиң сызганып эшләргә тиеш. Алар бәхетле, сәламәт, тулы тормышта яшәсеннәр өчен тырышабыз", - диде ул.
Бәйрәм тантанасына килгән ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногоманов та балалар, ата-аналар, бакча коллективының шатлыгын уртаклашты. "Мин Әгерҗедә эшләгән елларда резин итекләрсез йөреп тә булмый иде. Ә хәзер күрегез, шәһәрегез елдан-ел чәчәк ата. Сезнең белән бергә мин дә сөенәм бүген. Киләчәктә бакчаларда балалар саны кимемәсен, аларның шат авазлары һәрвакыт яңгырпп торсын", - дигән теләкләрен җиткерде ул.
Бу көнне ата-аналар да рәхмәт сүзләрен әйтергә ашыктылар. Балаларны яратучы, аларның күңелен аңлаучы Фәрит Гарифовичка, алтын куллы төзүчеләргә, бакча өчен янып-көеп йөрүче хезмәткәрләргә бик зур рәхмәт", - диделәр алар. Ә эшмәкәр Фәнил Шаһиев бүләк иткән берсеннән-берсе матур уенчыклар һәркемнең күңеленә хуш килде.
Капиталь ремонттан соң яңарган, ямьләнгән бу бакчага керсәң чыгасы да килми хәзер. Һәрнәрсә энәдән-җептән төшкән, бүлмәләр күз явын алырлык матур итеп эшләнгән, территориясе төзекләндерелгән. Бәхетле балачак илендә балаларның шат авазлары тынмасын иде.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев