Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бәхетле балачак бүләк итүчеләр

Безнең районда 23 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе, 5 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, 5 мәктәптә мәктәпкәчә төркем бар. Аларда эшләүче 540тан артык хезмәткәр һәр иртәне нәниләрне елмаеп каршы алалар, балалар сәламәт, акыллы, тәрбияле булып үссеннәр өчен тырышалар. Сабыйларның сәләтләрен үстерүдә, аларны мәктәпкә әзерләүдә тәрбиячеләр алны-ялны белми эшлиләр. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе хезмәткәрләренә педагог һәм...

Безнең районда 23 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе, 5 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, 5 мәктәптә мәктәпкәчә төркем бар.
Аларда эшләүче 540тан артык хезмәткәр һәр иртәне нәниләрне елмаеп каршы алалар, балалар сәламәт, акыллы, тәрбияле булып үссеннәр өчен тырышалар. Сабыйларның сәләтләрен үстерүдә, аларны мәктәпкә әзерләүдә тәрбиячеләр алны-ялны белми эшлиләр.
Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе хезмәткәрләренә педагог һәм тәрбиячеләр генә керми. Әлеге исемлектә музыка, медицина хезмәткәрләре, логопедлар, физик тәрбия буенча инструкторлар, пешекчеләр, кече тәрбиячеләр дә бар.
Баланы тәрбияләү бакчада башлана, дибез. Әнисе янында иркәләнеп кенә үскән бала бакчага килгәч, беренче тапкыр зур коллективка эләгә. Биредә ул тәрбияче апасын әнисе кебек якын итә, төркемдәшләре белән аралаша, дуслар таба. Тәрбияче аңа ничек уңышка ирешергә, уңышсызлыкка очраганда нишләргә кирәклеген аңлата, үз-үзенә ышаныч булдыра, авырлыкларны җиңәргә, яшьтәшләре белән уртак тел табарга өйрәтә. Бакча шул рәвешле баланың икенче туган йортына әйләнә.
Безнең балалар бакчаларында балаларны кече яшьтән төркемнәргә ияләштерү, сәламәтлекләрен һәм физик яктан үсешләрен ныгыту, иҗади сәләтләрен үстерү, баланың хокукларын саклау, бакча белән мәктәп арасында элемтә булдыру, мәктәпкә әзерләү төп игътибар үзәгендә тора.
Тәрбияченең ата-аналар белән эшләве дә - иң мөһим чараларның берсе. Тәҗрибә шуны күрсәтә: эшнең сыйфаты гаилә тәрбиясенә бик бәйле. Ул гаиләнең тулылыгына, ата-ананың социаль статусына, белемлелегенә, әхлакый сыйфатларына бәйле. Безнең педагоглар ата-аналар белән эшләгәндә төрле формалар кулланалар: аларга консультацияләр бирәләр, әңгәмәләр уздыралар, иҗади проектлар эшлиләр. Җыелышлар, ачык ишекләр көне, бәйрәмнәр, конкурслар, күргәзмәләр, мәгълүмати стендлар да - ата-аналар белән эшләүнең төп алымнары.
Райондагы балалар бакчалары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән дә максатчан эш алып баралар. Бакчага йөргәндә үк бала юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнсен өчен төрле чаралар уздыралар, конкурсларда катнашып үзләрен сыныйлар.

27 сентябрь - Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре көне.
Үсеп килүче буынны кайгыртып аларга күңел җылысын бүләк итүчеләр, үз эшләренә зур җаваплылык белән караучылар, иң мөһиме, балаларны яратучы һәм аларга бәхетле балачак бүләк итүче тәрбиячеләрне һәм бакча хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Аларга һәм гомерләрен әлге хезмәткә багышлаган ветераннарга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телим.
Лилия ГӘРӘЕВА,
мәгълүмати-методик үзәк методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев