Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бу әгерҗелеләр ил чигендә сакта торганнарын әле дә яхшы хәтерлиләр

Чик сакчылары - солдат хезмәте, дуслык дигән төшенчәләрне аеруча кадерләп саклаучылар. Алар бәйрәмнәре көнендә яшел фуражкаларын киеп хезмәттәшләре белән очрашалар, солдат елларын искә төшерәләр. Чик сакчылары көнендә без дә берничә газета укучыбызга армия хатирәләре белән уртаклашуларын үтенеп мөрәҗәгать иттек. Фоат ВӘЛИУЛЛИН, Татар Шаршадысы: - Безнең нәселдә чик сакчылары күп. Әтием...

Чик сакчылары - солдат хезмәте, дуслык дигән төшенчәләрне аеруча кадерләп саклаучылар. Алар бәйрәмнәре көнендә яшел фуражкаларын киеп хезмәттәшләре белән очрашалар, солдат елларын искә төшерәләр. Чик сакчылары көнендә без дә берничә газета укучыбызга армия хатирәләре белән уртаклашуларын үтенеп мөрәҗәгать иттек.
Фоат ВӘЛИУЛЛИН, Татар Шаршадысы:
- Безнең нәселдә чик сакчылары күп. Әтием Гаяз Бөек Ватан сугышына кадәр чик гаскәрләрендә хезмәт иткән, улым да Марат та - чик сакчысы, мин үзем дә 72-75 елларда Ерак Көнчыгыш округында чик сакладым. Армиядән кайтканыма инде 40 елдан артык вакыт узса да, ул чакларны әле һаман да сагынып искә алам. Улым Марат белән дә бу хакта еш сөйләшәбез.
Яшермим: хезмәт урыныныма поездда бер атна барганда, бераз куркыткан иде. Тик барып җиткәч, бернинди курку хисе калмады. Безнең чик заставасы Амур елгасы буенда урнашкан, чикне саклый торган катерлар да бик күп иде. Автомат асып чик буйлап йөргәнем - әле дә күз алдымда. Климаты бездәгедән әлләни аерылмаса да, анда кыргый виноград, вак кына куакларда чикләвек бик күп була иде иде. Ә кыр кәҗәләренең күплеге....Сазлыклы урын булгангадыр инде, мүк җиләге күп үсә иде анда. Бик тырышып солдат альбомы ясасам да, алып кайтырга рөхсәт бирмәделәр. Армия хезмәте истәлеге булып берничә фото гына калды. Югыйсә, башка солдатлар кебек мин дә альбомымны кулга алып армия елларын искә төшерер, рәхәтләнеп хатирәләргә бирелер идем....
Петр ШУТОВ, Әгерҗе:
- Мине армиягә 1978 елда алдылар. Әгерҗедән егетләр күп иде, шуңа аверылышуы авыр булмады. Учебкадан соң сержант составы мәктәбендә укыдым. Аннан Таҗикстанга БМП командиры итеп җибәрделәр. Анда агачлар юк, бары биек таулар гына. Туган як каеннары сагындырды ул чакта.
1980 елда безне Әфганстанга җибәрделәр. Анда десант-штурмлау төркеме командиры булып хезмәт итем. Кышлакларны, җирле халыкны сакладык. Украинадан килгән дустым Саша бар иде. Яшенә күрә артык акыллы булгангамы, без аны "батя" дип йөртә идек. Менә шул дустым чолганышта һәлак булды. Ул чакта кайгырганнарым...
Өйдә минем Әфганстанда икәнлегегемне белмәделәр. Борчылмасыннар дип үзем хәбәр итмәдем. Декабрьдә күрше егетенә яздым, ул әнисенә әйткән, аның әнисе - минем әнигә.
Өйгә 81 елда гына кайттым. Әни мине инде көтми башлаган, югалды дип уйлаган. Төнлә кайттым да ишек шакыйм. Минем кайтканымны белгәч әнинең ничек шатланганын күрсәгез.... Барысын да уятып бетерде,үзе елый....
Кече энем Николай ул чакта 3 сыйныфта гына укый иде әле. Мин аңа бервакытта да "армиягә барма" дигәнем булмады. Ул флотта хезмәт итте. Улыбыз Алексей да армиягә барды. Армия хезмәтен һәр егет узарга тиеш дип уйлыйм.
Ленар ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН, Иж-Бубый:
- Без 11 сыйныфны алты егет тәмамладык, барыбыз да да 1984 елда армиягә киттек. Шулар арасыннан бер мин генә чик сакчысы булып хезмәт иттем. Армиягә киткәнче Кукмарада шоферлыкка укыган идем. Армия хезмәтем Хабаровск өлкәсе Биробиджанда уку белән башланды. Аннан Кытай чигенә заставага шофер итеп җибәрделәр. Минем вазифам, нигездә, солдатларны вакытында тиешле урынга алып барып җиткерүдән гыйбарәт иде. Без әлеге заставада Әгерҗе районыннан күп егетләр хезмәт иттек: Тирсәдән Рафис Нәбиуллин, Иске Чекалдадан Алексей Цыгвинцев, Нараттан Фердинанд Усманов, Девәтернәдән Ромель Низамов. Ромель белән Фердинанд вафат инде. Чик сакчылары солдат дуслыгын аеруча каделәп саклыйлар. Армиядән кайткан елларда без дә Чик сакчылары бәйрәменә авылда 40лап ир-егет җыелып, хатирәләребез белән уртаклаша идек. Ел саен бәйрәмебездә очрашмый калган юк. Ни кызганыч, хәзер сафларыбыз гына сирәгәя, 20ләп кенә калдык. Быел да 28 майны зарыгып көтәм. Чик сакчылары, яшел фуражкаларыбызны киеп, әйдәгез, очрашуга килик.
Дания АБЗАЛИЕВА, Екатерина САМСОНОВА сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев