Әлеге сайтка кереп, Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы фото һәм видеоархив белән танышырга була. Анда сугыш темасына җыр һәм фильмнар да урнаштырылган. 9 май - Бөек Җиңү көнендә илнең төрле шәһәрләрендә үтүче 14 хәрби парад трансляциясен дә карап булачак.
Мобиль җайланмалар өчен дә көйләнгән сайтка may9.ru. адресы буенча керергә мөмкин.