Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бөек җырчы Илһам Шакировны соңгы юлга иртәгә озаталар

Чәршәмбе көн кичке сәгать 4тә озакка сузылган авырудан соң хастаханәдә татар эстрадасының легендасы, бөек җырчы Илһам ага ШАКИРОВның йөрәге тибүдән туктады. Аңа 15 февральдә 84 яшь тулган булыр иде. Аны соңгы юлга иртәгә озаталар. 

Халыкта Илһам аганы яратып “татар сандугачы“ дип йөрттеләр. Халыкча гади, әмма тирән эчтәлекле бу билгеләмә җырчының музыка сәнгатендәге урынын төгәл билгели. “Илһам ага борынгы татар җырларын дөньяга күрсәтү белән генә чикләнмәде, ә аларга өр-яңа сулыш өрде, үзенә генә хас музыкаль үзенчәлекләр өстәде“, диләр аның турында.

Илһам абый бөек җырчы гына түгел, бөек фәлсәфәче, галим дә иде. Ул – чын энциклопедия. Аның кебек татар мәдәниятен белгән кеше юк, ул тере тарих иде, дип олылыйлар аны.

Бу көннәрдә массакүләм мәгълүмат чараларында, интернет челтәрләрендә җырчыларыбыз, сәнгать эшлеклеләре дә легенда Илһам Шакиров турында хатирәләр яңарталар. Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева: “Безнең олуг укытучыбыз иде. Уку йортында дәрес алу – ул бер, ә менә Илһам абый белән бер сәхнәдә җырлау, аның белән аралашу – икенче мәктәп. Ул безгә зур мирас калдырып китте“, – дип язган.

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия дә: “Бик авыр кайгы. Ике йолдыз – Әлфия һәм Илһам гомерләре буе янәшә бардылар да, ел ярым ара белән бер-бер артлы киттеләр“, – дигән.

...Татар халкы бөек шәхес Илһам абыйны югалтты. Әмма йөрәкләребездә аның моңы мәңге яшәр. Ул башкарган “Иске кара урман“, “Ай, былбылым“, “Китмә, сандугач“, “Син сазыңны уйнадың“, “Һаман яратам“, “Әдрән диңгез“, “Әнкәй, синең куллар“, “Идел буе каеннары“ җырлары, буыннардан-буыннарга күчеп, сәхнәләрдә яңгырар...

 

Белешмә:

Илһам Шакиров Сарман районы Яңа Бүләк авылында туган.

Ул – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, бик күп Дәүләт бүләкләре иясе.

75 яшенә кадәр Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә сәнгать җитәкчесе булып эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев