Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бәла-каза килмәсен

Агымдагы елда районда 13 янгын чыкты. Аларда ике кешенең гомере өзелде. Ә Татарстанда чыккан 1228 янгында 92 кеше һәлак булды. Янгыннарның күбесе ут белән саксыз эш итү, электр приборларыннан файдалану кагыйдәләрен тупас бозу нәтиҗәсендә килеп чыкты. Мәсәлән, 2 мартта Әгерҗедә Казанская урамындагы 60нчы йортта яшәгән Р.Хәмитовның исерек хәлдә ут белән...


Агымдагы елда районда 13 янгын чыкты. Аларда ике кешенең гомере өзелде. Ә Татарстанда чыккан 1228 янгында 92 кеше һәлак булды.
Янгыннарның күбесе ут белән саксыз эш итү, электр приборларыннан файдалану кагыйдәләрен тупас бозу нәтиҗәсендә килеп чыкты. Мәсәлән, 2 мартта Әгерҗедә Казанская урамындагы 60нчы йортта яшәгән Р.Хәмитовның исерек хәлдә ут белән саксыз эш итүе нәтиҗәсендә янгын чыга. Хуҗаның үзенең дә гомере шунда өзелә. 7 майда Гоголь урамындагы 7нче йортта чыккан янгында да фатир хуҗасы Н.Шәймәрданов үзе гаепле. Ул тәмәке тарткан һәм янгында төтенгә агуланып үлгән.
Хәзер бакча сезоны башланды. Шәһәр халкының күбесе дачаларында яши. Андагы йортларда кайберәүләр мичтән, икенчеләр газ плитәсеннән файдаланалар. Күпләр мунчага да еш ягалар. Ләкин онытмагыз: мич агач стенага, бүлмә такталарына тиеп тормаска тиеш. Аны өч айга бер тапкыр чистартып торырга кирәклеген онытмагыз.
Дачадагы электр җиһазларын файдаланырга керешкәнче аларның һәм электр челтәренең төзеклеген ныклап тикшерегез. Розеткага "тройник" тыгып, берьюлы берничә прибор тоташтырмагыз.
Дача йортларындагы газ плитәсе газ чыгармыймы? Газ исе сизәсез икән, йорт эчендә шырпы сызмагыз, электр җиһазларын кабызмагыз, шунда ук газ-эксплуатация хезмәтенә хәбәр итгез. Газ баллонын йорт эченә урнаштыру тыела. Аның өчен йортның тышкы ягына янмый торган материалдан шкаф ясап куегыз һәм аны бикле тотыгыз. Шкаф тышына "Огнеопасно. Газ" дип язып куегыз.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгән очракта гына сезгә бәла-каза килмәс. Бигрәк тә балаларыгызны яшьтән үк ут белән сак эш итәргә өйрәтегез, җәй көннәрендә эш күп дигән сәбәп белән нәниләрнең үзләрен генә калдырмагыз, алар уйнаган чакта да күзәтеп торыгыз. Бигрәк тә йорт подвалларына төшеп яки печәнлектә уйнауларына юл куймагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев