Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бәләкәчләр өчен түләү арта

2013 елның 1 январеннан яшь балалы гаиләләргә бирелә торган барлык төр пособиеләргә дә индексация ясалды. РФ социаль иминият фондының Татарстан республикасы буенча төбәк бүлекчәсе идарәчесе Рамил Гайзатуллин хәбәр итүенчә, хәзер баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләү өчен бирелә торган айлык пособиенең күләме беренче балага - 2453 сум 93 тиен икенче һәм...

2013 елның 1 январеннан яшь балалы гаиләләргә бирелә торган барлык төр пособиеләргә дә индексация ясалды.
РФ социаль иминият фондының Татарстан республикасы буенча төбәк бүлекчәсе идарәчесе Рамил Гайзатуллин хәбәр итүенчә, хәзер баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләү өчен бирелә торган айлык пособиенең күләме беренче балага - 2453 сум 93 тиен икенче һәм аннан соң туган балаларга 4907 сум 85 тиен тәшкил итә. Узган ел бу пособие беренче балага - 2326 сум, икенче балага 4651 сум 99 тиен түләп барылды.
Шулай ук бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособие күләме дә артты. Ул узган ел 12405 сум 32 тиен булса, быелдан башлап 13087 сум 61 тиен тәшкил итәчәк. Шунысын да белеп тору кирәк: әлеге индексация 2013 елның 1 январенда һәм соңрак туган балаларга гына кагыла.
Йөклелекнең иртә срогында (12 атнага кадәр) хатын-кызлар консультациясенә исәпкә баскан эшләүче булачак әниләргә бер тапкыр түләнә торган акчаның күләме дә бераз артты. Быедан башлап ул - 490 сум 79 тиен.
Бала тәрбияләгән өчен уртача хезмәт хакыннан (40 процент) чыгып билгеләнәчәк пособиегә исә индексация ясалмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев