Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Белемле меңне егар

Япониядә нинди генә роботлар уйлап тапмаганнар: робот-эт, робот-полиция хезмәткәре. Ә менә район башлыгының иң сәләтле, актив 230дан артык укучысы өчен уздырылган Чыршы бәйрәмендә балалар бергәләп робот-Кар кызы моделен булдыруны максат итеп куйдылар. Бәйрәмне алып баручылар - мәктәптән тыш эшләр үзәге "актерлары" Наталья Спиридонова, Владислав Помыткин, Руслан Әхмәтов юкка гына мондый...

Япониядә нинди генә роботлар уйлап тапмаганнар: робот-эт, робот-полиция хезмәткәре. Ә менә район башлыгының иң сәләтле, актив 230дан артык укучысы өчен уздырылган Чыршы бәйрәмендә балалар бергәләп робот-Кар кызы моделен булдыруны максат итеп куйдылар.
Бәйрәмне алып баручылар - мәктәптән тыш эшләр үзәге "актерлары" Наталья Спиридонова, Владислав Помыткин, Руслан Әхмәтов юкка гына мондый максат куймаганнар: әгәр компьютерда робот-Кар кызы моделен ясыйсың икән, саллы гына суммада грант бирәчәкләр. Тик аларның эшенә аяк чалучы да табылды: әйтик, Шүрәле компьютерга вирус кертеп, аларның эшен юкка чыгару өчен ниләр генә эшләмәде! Моны белеп алган Убырлы карчык Кар кызы роленә кереп, балалар янына килде: алар белән төрле уеннар уйнады, табышмаклар әйтте. Ул арада бәйрәмгә Су анасы да килеп җитте һәм ул да балалар белән бәйге уздырырга ашыкты. Сулыклар патшасы уздырган бәйге аеруча үзенчәлекле булды: ул бәйрәмгә килгән укучылар арасыннан озын толымлы кызларны чыршы янына чакырды. Юкка гына элек-электән кызларның гүзәллегенә толымына карап та бәя бирелмәгәндер: Чыршы янына чыгып баскан дистәләгән кызларның матур чәч толымнарын күреп, бәйрәм кунаклары соклануларын кайнар алкышлары аша җитерделәр. Шулай да иң озын толымлы кызлар Тирсә мәктәбеннән килгән булып чыкты: I урын Гүзәлия Гыймазова. II урын Динара Закирова, III урын Алина Гатауллиннага бирелде. "Бу кызларга хәтта алтын тарагым да жәл түгел", - диде Су анасы һәм кызларга "алтын тараклар" бүләк итте.
Ә менә Кар кызының чын моделен булдыруда тылсымлы Кыш бабай ярдәмгә килде. Ничек кенә булмасын, Яңа ел могҗизаларга бай бәйрәм ул: балаларның компьютерда эшләү сәләтенә Кыш бабайның тылсымы да кушылгач, Яңа ел бәйрәмнәрендә сагынып көтеп ала торган Кар кызы килеп чыкты.
Матур теләкләргә төрелгән чыгышларны район башлыгы Фәрит Габбасов дәвам итте. "Бүгенге бәйрәмдә без тагын бер тапкыр заманча мәктәпләрдә нәкъ менә сезнең кебек сәләтле балалар белем алырга тиешлеген күрдек. "Техника теле"н яхшы белсәгез, белемле, укымышлы булсагыз гына эшегезгә бернинди дә "вирус" аяк чалмас, куйган максатыгызга ирешерсез. Юкка гына "белемле меңне егар" дип әйтмиләр бит. Алга таба да тапкыр, зиһенле, сәламәт, тәртипле булыгыз", - диде Фәрит Гарифович. Бәйрәмдә катнашкан һәр укучы район башлыгының Яңа ел бүләкләрен дә алды.
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Яңа ел бәйрәме алдыннан гадәти булмаган бәйге уздырылган иде. Балалар юл куркынычсызлыгы темасына яңа ел уенчыклары ясау буенча ярыштылар. Әлеге уенчыклар 3нче шәһәр мәктәбендәге чыршыга эленде. Ә менә иң яхшы дип табылган уенчык ияләрен Чыршы бәйрәмендә Фәрит Гарифович тәбрикләде. Төрле номинацияләрдә җиңү яулаган Аидә Мәрданова һәм Лиана Васильева (1нче гимназия), Руслан Арманшин һәм Матвей Баранов (9нчы балалар бакчасы), Алисә Хәмидуллина һәм Зөлфия Чигвинцева (Иж-Бубый), Азалия Кәримова һәм Светлана Пестерева (6нчы балалар бакчасы), Анна Харитонова (4нче балалар бакчасы), Лиза Колотовкина (8нче балалар бакчасы) һәм иң яхшы коллектив эше дип табылган 8нче балалар бакчасына ЮХИДИ бүлекчәсе һәм фәнни, белем бирү программаларын финанслау дирекциясенең Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Могҗизаларга бай Чыршы бәйрәме җыр-биюләр белән дәвам итте. Тылсымлы бәйрәм мизгелләрен күңелләренә сеңдерергә тырышкан балалар әле бик озак күңел ачтылар Чыршы тирәсендә.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев