Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Белоруссия Президенты рәхмәт белдерде

    Район хәрби комиссары Илгиз Галиев Белоруссия Президенты Александр Лукашенко кул куйган өчпочмаклы Рәхмәт хатын тапшыргач, сугыш ветераны Сания апа Камалиева бермәлгә "телсез" калды. - Сугыш тәмамланганга ничә ел бит инде, мин дә картаеп беттем. Ничек мине искә төшергәннәр? - дип аптырап нәкъ сугыш елларында фронт белән тыл арасында йөргән хатларны...

    Район хәрби комиссары Илгиз Галиев Белоруссия Президенты Александр Лукашенко кул куйган өчпочмаклы Рәхмәт хатын тапшыргач, сугыш ветераны Сания апа Камалиева бермәлгә "телсез" калды.

    - Сугыш тәмамланганга ничә ел бит инде, мин дә картаеп беттем. Ничек мине искә төшергәннәр? - дип аптырап нәкъ сугыш елларында фронт белән тыл арасында йөргән хатларны хәтерләткән өчпочмаклы хатны кат-кат әйләндереп карады.
    - Белоруссияне фашистлардан азат итүгә быел 70 ел тулды. Ә Сез - Белоруссия җирен немецлардан азат итүдә катнашып, безнең районда бүгенгә исән калган бердәнбер ветеран. Белоруссия Хөкүмәте шул уңайдан махсус медаль дә чыгарган. Менә аны да Сезгә тапшырабыз, - дип хәрби комиссар Сания апаның күкрәгендәге бүләкләре янына "Белоруссияне фашистлардан азат итүгә 70 ел" дигән медальне такты.
    Менә шулай көтмәгәндә-уйламаганда хәрби комиссарның өйгә килеп хөрмәтләвеннән Сания апа бик тә дулкынланды, күңеле дә тулды.
    - Мин генә түгел, бөтен ил белән фашистларга каршы көрәштек бит инде. 70 елдан соң Белоруссия Президентының шулай искә алып, Әгерҗедәге бер татар карчыгына медаль һәм җылы рәхмәт хаты җибәрүенә ничек сөенмисең инде?! - дип шатлыгыннан кош тоткандай булды ветеран. Күңелендә сугыш хатирәләре дә яңарды аның.
    ... Тансар тирәсендә элек Камай дигән авыл булган. Сания апа әнә шул авылдан. 17 яшендә фронтка киткән. Чандыр гына гәүдәле авыл кызы зенитчы буларак сугышның нәкъ уртасында кайный, әллә ничә тапкыр үлемнән чак исән кала. Ул әле дә сугыштан исән-имин кайтуына шакката, Ходай һәм әниемнең изге догалары саклагандыр инде мине ди. 37нче зенит-пулемет полкында хезмәт иткән татар кызы ябык кына иңнәрендә күпме корал ташыгандыр. Ә сугыш кораллары складларын, күперләрне саклаганда үлем белән күзгә-күз очрашулары, һавадан бомба явулары, яу кырында ятып калган 18-20 яшьлек дус кызлары, Белоруссия җирендә немецларның, авылларны җир белән тигезләп, кешеләре белән бергә яндырулары турында күз яшьләрсез генә сөйли алмый ул. Якташыбыз Җиңүне Варшава җирендә каршылый.
    - Тормышымда сугыштан соң да шатлыклы көннәр күп булды. Ләкин моннан да зуррак шатлык булырга мөмкинме соң?! Төш кенә түгелме икән дип, илгә җиңү килүенә мин әле бик озак ышанмый йөрдем. Авыр сугыш еллары әле бик озак гел төшләргә кереп йөдәтте. Куркып, калтыранып уянып китә идем, - ди Сания апа. Әңгәмәдәшемнең бик тә сабыр, түзем карчык икәнлеге сүзләреннән дә аңлашыла.
    - Тормышта һәр авырлыкны, сынауны, бик кыен булса да, сабырлык белән җиңә белергә, авызың тулы кара кан булганда да башкалар алдында төкермәскә кирәк, балам. Иң мөһиме илгә кайгы, сугыш килмәсен, - ди Сания апа.
    - И-и, безнең әнинең тыйнаклыгына, сабырлыгына яши-яши шаккатам. Кибетләрдә озын чиратлар булган елларда да беркайчан мин сугышта катнаштым дип чиратсыз кергәнен, үзе яисә гаиләсе өчен җитәкчеләрдән нидер даулап йөргәнен хәтерләмим. Абыем армиядә үлеп, гәүдәсен туган якларга алып кайтырга рөхсәт итмичә, Кытай чигендә җирләгәч тә аның күз яшьләрен безгә күрсәтмәскә тырышуына әле дә ничек түзде икән әнкәй дип уйланам, - ди Сания апаның кызы Әлфия.
    Сугыштан соң да 184нче СМПда ир-атлар гына башкара торган иң авыр эшләрдә эшләгән Сания апага:
    - Бигрәк чыдам хатын булгансыз инде, - димен.
    - Авыр эшкә бер өйрәнгәч, түзәсең. Бер гаиләдәй эшләгән хезмәттәшләремне, күбесе мәрхүм инде, әле дә гел сагынып искә алам. Хәсрәт, бигрәк тә бала кайгылары күрергә язмасын. Менә шунысы бик бетерә, - дип авыр сулап куйды Сания апа.
    Кызы Әлфия белән кияве Фердинанд үз яннарына чакырсалар да, әниләренең сугыш ветераны Мансур ага (мәрхүм инде) белән бергә СМПда эшләп алган фатирыннан китәсе килми.
    - Алар мине бер генә көн дә ялгыз калдырмыйлар. Шулай тәрбияләмәсәләр, туксанга да җитә алмаган булыр идем, - ди Сания апа кызы белән киявенә рәхмәт укып.
    ...Бәйрәмнәрдә генә кия торган, түше тулы медальләр булган костюмындагы бүген өстәлгән "Белоруссияне фашистлардан азат итүгә 70 ел" медален без киткәндә дә кат-кат сыйпап калды ветеран.
    Рәмзия Зарипова.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: