Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бер баскычка өскә күтәрелделәр

    "Әгерҗе нефть продуктлары" предприятиесе аеруча куркыныч объектлардан санала. Нефть продуктлары саклана торган зур-зур цистерналар урнашкан әлеге предприятие базасында һәм биш ягулык салу станциясендә янгын күркынычсызлыгын саклауга алар һәрчак тулы әзерлектә булырга тиеш. Узган атнада "Татнефтепродукт" холдинг компаниясе җитәкчелеге Әгерҗе филиалы базасында алты филиал арасында ирекле янгын сүндерү отрядларының, техник чараларның...

    "Әгерҗе нефть продуктлары" предприятиесе аеруча куркыныч объектлардан санала. Нефть продуктлары саклана торган зур-зур цистерналар урнашкан әлеге предприятие базасында һәм биш ягулык салу станциясендә янгын күркынычсызлыгын саклауга алар һәрчак тулы әзерлектә булырга тиеш. Узган атнада "Татнефтепродукт" холдинг компаниясе җитәкчелеге Әгерҗе филиалы базасында алты филиал арасында ирекле янгын сүндерү отрядларының, техник чараларның сугышчан әзерлеген тикшерде.
    Ул көнне Әгерҗе филиалы Шәмәрдан, Закамье, Мамадыш, Буа, Каратун филиалларыннан янгын сүндерү отрядларындагы хезмәттәшләрен каршы алды. Аларны сәламләргә "Татнефтепродукт"тан баш инженер Илһам Сабиров, ярышларны оештырырга белгечләр дә килгәннәр иде. Әгерҗе филиалыннан Артур Гаязетдинов җитәкчелегендәге янгын сүндерү отряды егетләре Илназ Җәлилов, Владимир Рябов һәм Рамил Джуманиязов, төрле катлаулы бәйгеләрдә һөнәри осталыкларын күрсәтеп, коллектив данын якладылар.
    Ә бәйгеләрдә командадагы һәр сугышчыдан җитезлек, өлгерлек һәм, әлбәттә, эшеңнең барлык нечкәлекләрен яхшы белү, гадәттән тыш хәлләргә әзер булу сорала иде. Иң элек янгын сүндерүчеләрнең сугышчан киемнәрне һәм снаряжениеләрне тизрәк киюләрен тикшерделәр. Безнекеләр, бу заданиене 40 секундта үтәп, алты команда арасында өченче урынга чыктылар.
    Аннан соң аларга мотопомпадан ствол сузып "яна" торган мишеньгә суны тизрәк биреп, аны сүндерү бурычы йөкләнгән иде. Безнекеләр бу юлы дүртенче урынга төштеләр. Өченче ярышта егетләргә янгын чыккан мәйданны күбек белән сүндерергә туры килде. Монысында заданиене 30 секундта үтәп янә өченче урынга күтәрелделәр. Соңгы ярыш бензинга капкан ялкын телләрен порошоклы янгын сүндерү җайланмасы белән сүндерү иде. Әгерҗе егетләре бу юлы беренче булдылар.
    Күргәнегезчә, Әгерҗе филиалы егетләре гадәттән тыш хәл килеп чыкканда югалып кала торганнар түгел. Гомумән, Ирек Заһретдинов җитәкчелегендәге филиал хезмәткәрләре, 2011 елда Пугачеводагы шартлаулар вакытында да үз объектларын саклау өчен бердәм булып көрәшеп, чын батырлык күрсәттеләр. Бу ярышлар барышында да Әгерҗе филиалы командасы командиры Артур Гаязетдинов әле яшь белгеч булуына карамастан:
    - Безнең отряд объектларыбызны янгыннан саклауга һәр секунд әзер булырга тиеш. Мондый ярышлар "Татнефтепродукт"та даими үткәрелсә дә, минем беренче тапкыр гына катнашуым. Ә хезмәттәшләрем Илназ белән Володя инде өченче тапкыр үзләрен сынадылар һәм моңа кадәр ике тапкыр өченче урын алганнары бар иде. Быел өскә таба үрмәләргә дигән бурыч куйдык, - дигән иде.
    Артур бик тәвәккәл, хезмәттәшләренә таләпчән, максатка омтылучан егеткә охшаган. Аннан соң, аның әтисе Фирдәвес Әгерҗе янгын сүндерү частенда начальник урынбасары бит. Әтисе улына бу һөнәренең серләрен өйрәтми калмагандыр.
    Ярыш нәтиҗәләре буенча Артур Гаязетдинов командасы икенче урында дип хәбәр иткәч, хезмәттәшләре беравыздан "Ур-ра!"ә кычкырдылар. Ә "Татнефтепродукт"ның күчмә Кубогы быел Закамье командасына тапшырылды.
    Бу көнне смотрда катнашучылар өчен Әгерҗе янгын сүндерү часте, тимер юл узелының янгын сүндерү поезды һәм Кече Пурга янгын сүндерүчеләре белән берлектә тимер юл эстакадасында нефть продуктлары белән килеп чыккан аварияне бетерү үрнәк занятие күрсәттеләр. Бу, дөрестән дә, башкалар үрнәк алырдай булды. Тимер юл эстакадасында нефть продуктларын януны бердәм булып тиз арада сүндерделәр, зыян күрүчеләргә ашыгыч ярдәм дә вакытында килеп җитте. Бу өйрәнүләр генә булса да янгын сүндерүчеләрнең мондый гадәттән тыш хәлләргә һәрчак әзер булырга тиешлеген тагын бер тапкыр кисәтте.
    - Әлеге мөһим чараны оештыруда безгә зур ярдәм күрсәткән Әгерҗе станциясе начальнигы Артем Казаков, станциядә гражданнар оборонасы начальнигы Илгизәр Галәвиев, янгын сүндерү поезды җитәкчесе Борис Викуловка олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде Әгерҗе янгын сүндерү часте начальнигы вазифаларын башкаручы Ринас Яппаров.
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: