Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бер-беребезгә – дус, туган, иптәш

3 сентябрьдән 30ына кадәр Татарстанда "Экстремизмга - юк" дип аталган акция бара. Шуның кысаларында Әгерҗе районының Көчек урта мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары өчен класс сәгате узды. "Безнең мәктәптә экстремизмга урын юк. Без, татар, удмурт, рус балалары, бер-беребез белән дус-тату яшибез, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез. Дуслык-татулык - иң зур байлык", - дигән...

3 сентябрьдән 30ына кадәр Татарстанда "Экстремизмга - юк" дип аталган акция бара. Шуның кысаларында Әгерҗе районының Көчек урта мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары өчен класс сәгате узды. "Безнең мәктәптә экстремизмга урын юк. Без, татар, удмурт, рус балалары, бер-беребез белән дус-тату яшибез, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез. Дуслык-татулык - иң зур байлык", - дигән нәтиҗә ясадылар укучылар.
Класс сәгате башланыр алдыннан мәктәп директоры Рәис Баһаветдинов укучыларга "Ә бездә экстремизм, террорчылык күзәтеләме?" дип мөрәҗәгать итте. Дәрес барышында укучылар җәмгыять белеме укытучысы Роза Низамбиева ярдәме белән шушы сорауга җавап табарга тырыштылар. Иң беренче чиратта слайдлар аша "Нәрсә соң ул экстремизм?" дигән сорауга җавап эзләделәр. "Сүзлектә "экстремизм - ул чиктән тыш карашлар яклы булу" диелә. Бу сүзнең яңгырашы ук куркыныч. Экстремистлар тынычлык сөюче кешеләрне үтерәләр. Алар кешеләрне милләтләре, расалары, диннәре буенча төркемнәргә бүлеп карыйлар. Террорчылар тышкы кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышлары белән башкалардан аерылып торалар. Алар теләктәш итеп үз-үзләренә ышанычлары, ихтыяр көчләре булмаган кешеләрне сайлыйлар. Шуңа күрә без, яшьләргә, аеруча сизгер дә, белемле дә, игътибарлы да булырга кирәк", - диде 11 сыйныф укучысы Надежда Федорова экстремизм турында слайдларда күргәннәргә нәтиҗә ясап.
"Экстремизм" төшенчәсе төрле хокукый актларда да телгә алына. "Бу юкка гына түгел. Экстремизм - "кеше хокуклары һәм иреге", "конституцион строй нигезләре" кебек РФ Конституциясе тарафыннан ныгытылган хокукларга кул сузу бит ул", - дип, үз фикерләрен җиткерделәр укучылар.
"Нәрсә ул толерантлык?" дигән сорау бирелүгә, алар бер-берсен бүлә-бүлә җавап бирергә ашыктылар. "Толерантлык - башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итү", "башкаларны гафу итә белү", "башка халыкларның диннәрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен ихтирам итү" "шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек" кебек җаваплар яңгырады. "Менә без класста 13 кыз укыйбыз. Арабызда татарлар һәм удмуртлар бар. Без, татарлар, удмурт классташларыбызга олы хөрмәт белән карыйбыз. Бәйрәмнәр вакытында без удмурт җырларын, ә алар безнең татар җырларын башкаралар. Рәхәтләнеп удмуртча биибез. Удмуртча сүзләр өйрәнәбез. Безгә аларның мәдәниятләрен белү дә бик кызыклы. Ә алар безнең татар халкы традицияләре белән кызыксыналар. Менә шулай бер гаиләдәй яшибез без", - дип, берсен-берсе тулыландырып сөйләделәр Энҗе Миннәхмәтова һәм Алисә Баһаветдинова.
Аннан укучылар төркемнәргә бүленеп толерантлыкның эмблемасын ясадылар. Эмблемалар төрле булса да, мәгънәсе бер үк: "төрле милләт, раса вәкилләре үзара дус, тату, бердәм яшәргә тиеш". "Без төрле-төрле, тик безгә безгә рәхәт. Дуслыгыбызның кадерен белеп, киләчәктә дә бер-беребезгә дус, туган, иптәш булып яшик" дигән нәтиҗә ясадылар укучылар класс сәгате ахырында.
Тик мондый колачлы тема бер класс сәгате кысаларына гына сыя аламы соң?! Дәрес тәмамлануга, күп кенә укучылар мәктәп коридорындагы экстремизмга каршы чараларны чагылдырган стенд янына җыелдылар. "Безнең мәктәптә эктремизмга урын булырга тиеш түгел. Моны башка сыйныф укучыларына да төшендерергә кирәк", - дип, класс сәгатендә ишеткәннәрне кечерәк сыйныф укучыларына да җиткерергә ашыгулары иде абый-апаларының. Димәк, киләчәктә дәресләрдә, класстан тыш чараларда бу мөһим темага кабат-кабат әйләнеп кайтырлар әле Көчек мәктәбе укучылары.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев