Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бер ир-ат хастаханәдә үзенең балага узуын белгән

Диагноз куеп җибәргәннәр

Башкортстанда яшәүче бер иргә йөклелек диагнозы куйганнар. Аның көмәнле булуы турындагы язу авыру тарихында барлыкка килгән, дип хәбәр итә "Башинформ". 

Күрше республикада яшәүче иргә Уфаның 21 нче хастаханәсендә  шундый сәер диагноз куеп җибәргәннәр. Аңа шулай ук гинеколог консультациясе кирәк дип тә хәбәр иткәннәр. Социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә ир-ат бу ваемсызлык яки игътибарсызлыкмы дигән сорау биргән һәм республика сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итеп, әлеге хәлгә игътибар юнәлтүләрен сораган. 

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, медицина учреждениесендә тикшерү уздырылган. 

"Пациентның документларын рәсмиләштергәндә техник хата киткән. Мондый хилафлык җибәргән кешеләр ачыкланды һәм алга таба аларны булдырмау буенча тиешле эшләр башкарыла. Пациент белән әңгәмә үткәрдек, аның сорауларына аңлатмалар бирелде", - дип белдерә ведомство вәкилләре.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев