Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Бер вакыт кына

    Гадәттә бу һөнәрне элек-электән авылда ир-егетләр сайлыйлар иде. Мамадыш якларында туып-үскән бу гүзәл зат, һич тә курыкмыйча, шушы авыр, тынгысыз хезмәтне сайлап, 30 ел безнең районда агроном булып эшләде. Инде җитмеш яшенә килеп җитсә дә, күңеле белән ул үзе иген үстергән басу-кырларны бик еш "әйләнеп кайта". - Бигрәк тә язгы...

    Гадәттә бу һөнәрне элек-электән авылда ир-егетләр сайлыйлар иде. Мамадыш якларында туып-үскән бу гүзәл зат, һич тә курыкмыйча, шушы авыр, тынгысыз хезмәтне сайлап, 30 ел безнең районда агроном булып эшләде. Инде җитмеш яшенә килеп җитсә дә, күңеле белән ул үзе иген үстергән басу-кырларны бик еш "әйләнеп кайта".

    - Бигрәк тә язгы кыр эшләре, урып-җыю чоры башлангач, күңелем белән көн саен минем өчен һәр аршины таныш булган иген кырларын кат-кат урап кайтам. Кайсы басудан күпме уңыш чыгуы белән гел кызыксынып торам. Канга сеңгән инде ул агроном хезмәте. Төшләремдә дә шул басулар буйлап йөрим... Тик вакыт арбасы гына бик тиз чаба шул. Әнә Зөһрә Шәрифуллина җырлаган кебек

    "Имән кебек таза чаклар,

    Тимерләрне өзәр чаклар,

    Кешеләргә кирәк чаклар

    Бер вакыт кына" икән шул..." дип уфтанып куйды әңгәмәдәшем Луиза апа Сибгатуллина.

    Ләкин һич тә уфтанырлыгы юк аның. Икенче туган төбәгенә әйләнгән Әгерҗе районында тырыш, намуслы хезмәте белән абруй яулаган, чын мәгънәсендә, көчле зат ул. Андыйлар турында урыслар "железная леди", диләр. "Кайбер ир-ат агрономнарга караганда да энергияле, эш өчен янып-көеп йөрүче чын профессионал иде ул. Ир хатыны, килен, ана булса да, Луиза апа өчен эш һәрвакыт иң беренче урында иде. Туры сүзле, бик тә таләпчән, гадел булды. Кирәк урында үз сүзен дәлилләп, каты итеп әйтә белде. Колхоз рәисе дә аның белән килешми булдыра алмый иде. Башка колхоз агрономнары да еш кына аңа киңәш сорап килделәр", дип искә ала район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.

    Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының агрономия факультетын тәмамлап, 1963 елда безнең якларга өч елга эшкә җибәрелгән яшь белгеч, әнә шулай, эш бәхетен дә, яшьлек мәхәббәтен дә Көчек авылында таба. Ул эшкә керешкәндә "Кызыл маяк" колхозы белән Мөхтәр Шабаев җитәкчелек итә. Яшь белгечкә агрономия хезмәтен, үзе әйтмешли, "чиста биттән" башларга туры килә. "Белмим, булдыра алмыйм дип куркып тормадым, белмәгәнне тәҗрибәле агрономнардан өйрәндем. Иң әүвәл агрономия документларын тулы тәртипкә керттем. Басу әйләнеше дә, орлыкларның сорты да билгеле түгел иде. Боларның барысын да фән кушканча тәртипкә китерү җиңел булмады", дип искә ала Луиза ханым. Аның эшкә җанын-тәнен биреп эшләве, тынгысызлыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә колхоз орлыкчылык хуҗалыгына әверелә. Башка колхозларга гына түгел, Удмуртия хуҗалыкларына да югары сыйфатлы орлыклар сату белән шөгыльләнә башлыйлар. Игенчелек буенча "Родина" колхозы һәрвакыт алдынгылыр рәтендә барган икән, монда агрономның фидакарь хезмәте ята.

    Энергиясе ташып торган яшь агроном гаилә корып, өч кыз үстергәндә читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамларга да көч таба. "Каенанама бик рәхмәтлемен. Балаларны үстерүдә, йорт эшләрендә ул зур ярдәмчем булды. Декретка чыгып, өйдә утырганым булмады. Ирем "басуда гына бәбиләмәсәң ярый инде" дип курка иде", дип көлеп искә Луиза апа. Каенанасы булгангамы, өй эшен беркайчан да алга куймый ул. Иртә яздан таң белән торып, басуга, ындыр табагына чыгып китә, кояш баткач кына өйгә кайтып керә торган була. "Эштә йөзгә кызыллык килмәсен, колхоз эше алга барсын дип шулай чаптым инде. Каенанам белән иремнең түзгәненә рәхмәт укыйм хәзер дә", - ди Луиза ханым.

    Агрономның күп вакыты басудан-басуга йөреп уза бит. Башта ул ат, велосипед белән йөри. Аннан "Урал" мотоциклын иярли, "Москвич"машинасында йөри. Соңыннан "хатын-кыз башы белән ир-ат эшен менә дигән итеп башкара бит", дип райком секретаре Нургали Сафин Луиза Сибгатуллинага алтынчы "Жигули" бирә.

    Әнә шулай, еш кына гаиләсен дә онытып, ат урынына җигелеп эшли ул. Шул елларда бирелгән дистәләгән Мактау грамоталары аның өчен бүген дә бик кадерле. Аларның һәрберсенең кайчан, нинди казанышлары өчен бирелүе турында озак итеп сөйли ала Луиза апа. Менә шулай колхозны күтәрүгә ифрат зур хезмәт куйган агрономга заманында атказанган агроном исем бирү турында кайгыртучы булмавы гына кызганыч. "Эш исемдә генә түгел. Без бу җирдә барыбыз да кунак кына. Җир җимертеп эшләр чак та бервакыт кына. Менә шул кыска гына гомердә хезмәтемне яратып, намусым кушканча башкаруым өчен әле дә сөенеп йөрим", - ди үзе Луиза ханым.

    ...Гомеренең көзгә кергән чорында да һаман хезмәт еллары турында уйланып йөргән хезмәт ветеранына ничек сокланмыйсың инде?!

    Рәмзия Зарипова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: