Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бердәм булганда берни куркытмый

Татарстан төрле милләт халыклары арасында олы дуслык, үзара аңлашу буенча һәрчак үрнәк күрсәтә. Милләтара һәм динара тынычлык, төрле милләт халыклары мәдәниятенә, йолаларына һәм диненә хөрмәт республикабызның заман белән бергә үсешенең нигезе булып тора. Әгерҗе районында да кырыкка якын милләт халкы дус һәм бердәм булып яши. Татарстан элек-электән күпмилләтле халыклар йорты...

Татарстан төрле милләт халыклары арасында олы дуслык, үзара аңлашу буенча һәрчак үрнәк күрсәтә. Милләтара һәм динара тынычлык, төрле милләт халыклары мәдәниятенә, йолаларына һәм диненә хөрмәт республикабызның заман белән бергә үсешенең нигезе булып тора. Әгерҗе районында да кырыкка якын милләт халкы дус һәм бердәм булып яши.
Татарстан элек-электән күпмилләтле халыклар йорты буларак үсте. Республикабыз мөселман һәм христиан мәдәнияте хәзинәләренә, изге урыннарга бик бай. Татарстан җитәкчелеге борынгы храм һәм мәчетләрне торгызуга, халыкка кире кайтаруга зур әһәмият бирә. Соңгы вакытта 1932 елда шартлатылган Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу белән Болгар ислам академиясен төзүнең бергә алып барылуы - моны раслаучы символик мисал. Узган елның 4 ноябрендә Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның бу турыдагы Указга кул куюы мөселман һәм православие христианнарына бертигез хөрмәт булуын күрсәтеп тора. Әлеге зур эшләрне башкарып чыгу өчен халык та зур матди ярдәм күрсәтер дип өметләнәбез.
- Ислам академиясен төзү белән бергә соборны торгызуга алынуыбыз - Татарстанда динара һәм милләтара тынычлыкны саклауга, конструктив дини диалогны үстерүгә нинди зур әһәмият бирелүен күрсәтүче мисал, - диде республикабыз Президенты.
Әгерҗе районында да динара дуслыкның, мөселманнар белән православие динендәгеләрнең бер-берсенә олы хөрмәт белән каравы, эшлекле аралашулар, җылы очрашуларның шаһите булып торабыз. Бу турыда дин әһелләре ни сөйли?
Хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт ГАТИН - районның баш мөхтәсибе:
- Мине иң әүвәл район җитәкчелегенең, аеруча керәшен татары булган район башлыгы Валерий Макаровның мөселманнарга да, православие динендәгеләргә дә бертигез карашы, олы хөрмәте сөендерә. Эшлекле очрашуларга да һәрвакыт Андрей атакай белән бергә чакыруы, дини мәсьәләләрне хәл иткәндә бергәләшеп киңәшләшүебез дә уртак эшебездә зур роль уйный. Районда нинди генә бәйрәм, очрашу булса да, без Андрей атакай белән бергә.
Андрей ЕХЛАКОВ - протоиерей:
- Дини бәйрәмнәребездә бер-беребезне, дин кардәшләребезне "Әгерҗе хәбәрләре" аша котлау матур традициягә әверелде. Район үзәгендә храм һәм ике мәчет, мәдрәсә төзелүе дә, район газетасында, "Әгерҗе" радиосында православие динедәгеләр һәм мөселманнар өчен махсус сәхифәләр чыгып килүе дә безнең төбәктә дин әһелләренә бертигез олы хөрмәт булуын күрсәтә. Ике меңнән артык төрле милләт халкы булган Красный бор авылында мәчет төзелүе, храмга нигез ташы салынуы да - милләтләргә бертигез җылы мөнәсәбәт булуына ачык мисал. Милли бәйрәмнәрдә дә без бер-беребезгә кунакка йөрешәбез. Әле күптән түгел районда үткәрелгән "Семык" республика бәйрәмендә дә марилар төрле милләт халыклары белән бергә бәйрәм иттеләр. Киләчәктә дә динара дуслыгыбызның шулай дәвам итәсенә ышанам. Чөнки бу - элек-электән килгән матур традиция.
ххх
Күпмилләтле районыбызда татар, рус, удмурт, мари, әрмән, әзербайҗан, таджик, грузин, чечен һәм башкаларның бер гаилә булып дус яшәүләре, аралашулары, бер-берсенә кунакка йөрешүләре, үз традицияләрен, мәдәниятләрен саклаулары Әгерҗе районында моның өчен бөтен шартлар тудырылуы турында сөйли.
- Әнә шулай, төрле милләтләр бердәм булганда без теләсә нинди авырлыкларны, зур эшләрне башкарып чыгарга сәләтле, - ди район башлыгы Валерий Макаров.
БЕЛЕШМӘ:
Татарстан халкы Болгар ислам академиясе белән Казан Изге иконасы соборы төзелешенә 125 миллион сум акча күчерде.
"Әгерҗе хәбәрләре" хезмәткәрләре дә бер көнлек хезмәт хакларын әлеге төзелешләргә күчерделәр. Районыбыздагы хезмәт коллективларын да бу иге эшкә кушылырга чакырабыз.
Изге төзелешләргә матди ярдәм итәргә теләүчеләр өчен банк реквизитлары "Әгерҗе хәбәрләре" сайтында agryz-rt.ru.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев