Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруда яңалыклар бар

    Быелгы Бердәм дәүләт имтиханнарының төп үзенчәлеге контроль-үлчәү материалларын (КИМ) аудиторияләрдә бастыру һәм җавап бланкларын шунда ук сканлаштырудыр мөгаен. Күптән түгел "Әти-әниләр БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе кысаларында 2нче мәктәптә ата-аналар рус теленнән имтихан тапшырганда да аларга нәкъ менә шундый контроль-үлчәү материаллары һәм җавап бланклары таратылды. Нәкъ имтихандагы кебек, парта өстендә бары...

    Быелгы Бердәм дәүләт имтиханнарының төп үзенчәлеге контроль-үлчәү материалларын (КИМ) аудиторияләрдә бастыру һәм җавап бланкларын шунда ук сканлаштырудыр мөгаен.

    Күптән түгел "Әти-әниләр БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе кысаларында 2нче мәктәптә ата-аналар рус теленнән имтихан тапшырганда да аларга нәкъ менә шундый контроль-үлчәү материаллары һәм җавап бланклары таратылды. Нәкъ имтихандагы кебек, парта өстендә бары паспорт һәм гельле ручка гына калдырырга рөхсәт ителде. Аудиториягә дә алар укучылар кебек үк металл җайланма аша үтеп керделәр.

    Сынауга кадәр ата-аналарны мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина сәламләде:

    • Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары елның-елында рус теленнән имтиханны яхшы тапшыралар. Узган ел да күрсәткечләребез уртача республика күрсәткечләреннән югарырак булды. Сез дә сынатмассыз дип ышанам, - диде мәгариф бүлеге җитәкчесе.

    Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИ тапшыру вакыты өч сәгатьтән артык дәвам итсә, әти-әниләргә нибары ярты сәгать бирелде.

    • Бу - бик аз вакыт, әлбәттә. Беренче өлештәге биремнәрне тиз генә эшләп чыксам да, икенче өлешендә бераз тоткарланырга туры килде. Анысында укылган текст буенча инша язарга кирәк иде. Нигездә, имтихан тапшыру миңа ошады. 9 сыйныфта укучы улыбыз Айдарга да шулай дип сөйләячәкмен. Белемең булган очракта бернинди куркынычы юк икән, - диде Аидә Зәитова.

    1нче балалар бакчасы педагогы Налия Дәүләтшина имтиханны узган ел да тапшырган булган.

    • Ә быел аеруча дулкынланам. Чөнки өч айдан бу урында 1нче гимназияне тәмамлаучы кызыбыз Айгөл булачак, - диде ул.

    Ата-аналарның имтихан нәтиҗәләре инде икенче көнне үк билгеле булды. Үткән елдагы кебек үк, аларның барысы да минималь чикне уза алган.

    Белешмә:

    Быел БДИны срогыннан алда тапшыру көннәре 21 марттан 11 апрельгә кадәр.

    Төп этап - 28 май-2 июль көннәре.

    Көзге чор - 4-15 сентябрьдә.

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Автор фотосы.

    Әти-әниләр - имтихан вакытында

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: