Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бердәм экология дәресе

    Бердәм экология дәресе Табигатьтән башка яшәү юк 12 май - Халыкара экологик белем бирү көнендә районыбызның һәр мәктәбендә "Бердәм экология дәресе" узды. 2нче мәктәптә биология укытучысы Светлана Вәлиуллина да 9 сыйныфта экология темасына багышланган дәрес уздырды. Бала тәпи атлап китүгә үк күпләребез чүпне җиргә ташлама, агачны сындырма, чәчәкләрне өзмә дип...

    Бердәм экология дәресе

    Табигатьтән башка яшәү юк

    12 май - Халыкара экологик белем бирү көнендә районыбызның һәр мәктәбендә "Бердәм экология дәресе" узды.

    2нче мәктәптә биология укытучысы Светлана Вәлиуллина да 9 сыйныфта экология темасына багышланган дәрес уздырды.

    Бала тәпи атлап китүгә үк күпләребез чүпне җиргә ташлама, агачны сындырма, чәчәкләрне өзмә дип анда табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә тырышабыз. Табигать байлыкларыннан башка яшәү юклыгын аңлатабыз. Әмма бала гына түгел, кайвакыт үзебез дә бер төрле сөйләп, тормышта киресен эшлибез. Урманга барсак, чүп-чарны калдырып кайтабыз, елга буйларына гына түгел, суга да чүп ташлаудан курыкмыйбыз. Хәтта урамда да кәнфит кәгазен, тәмле су шешәсен "кеше күрмәс әле" дип ташлап калдырабыз.

    • Табигатьне үз кулларыбыз белән пычратабыз. Ә менә табигатьтән башка яши алмавыбызны нигәдер уйламыйбыз. Җәнлек-җанварларны гына карагыз: алар табигать законнары буенча яши, алардан табигатькә бер зыян да юк. Ә кеше? Кеше кыра, җимерә, елгаларны пычрата, урманнарны кисә, һавага күпме агу очыра. Шул рәвешле, балык, хайван, үсемлекләрнең юкка чыгуына юл куя. Ә менә сез 20 елдан соң безнең як табигатен ничек күз алдына китерәсез? Шул темага киләчәк буынга хат языгыз әле, - дип укытучы бирем биргәч, укучылар тирән уйга чумдылар.

    Ә җаваплар кызыклы иде.

    "Җир планетасы урманнарга да, сулыкларга да бик бай. Без әнә шул байлыклардан файдалана алуыбыз белән бәхетле. Әмма кешенең явыз куллары аларны юкка чыгарырга сәләтле. Кызыл китапны кулга алсак, юкка чыккан күпме кошлар, җәнлекләр, үсемлекләр турында укып "тел шартлатасың". Бүгеннән мин дә табигатьне рәнҗетмәскә сүз бирәм. Син дә аны күз карасы кебек сакла" дип язган...

    "Укытучыбыз дәрестә бик күп фоторәсемнәр күрсәтте. Алар безнең районның табигать кочагында төшерелгәннәр. Никадәр гүзәллек! Куе яшел урманнар да, челтерәп аккан чишмәләр дә, бормаланып агучы елгалар да бар... Әлеге матурлыкны буыннан-буынга тапшырырга кирәк. Шуңа күрә син дә табигатькә явызларча кул сузма" дигән юллар бар.

    Табигатьне саклау турында дәресләрдә күп сөйләнелә, чаралар да уздырыла, укучылар белемнәрен бәйгеләрдә дә сыныйлар. Менә шул белемнәрне, ишеткәннәрне көндәлек тормышта кулланып, табигать белән татулыкта, бердәмлектә яшәүнең генә олы бәхет икәнен онытмасак иде.

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: