Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Беребез өчен беребез кирәк

"Без һәр эшне дә бергәләп эшлибез. Менә шулай икебез бербөтен булгач, тормыштагы авырлыклар да сизелми", - диләр Әгерҗедә гомер кичерүче Фәридә һәм Альберт Гайнуллиннар. Быел Инвалидлар декадасы уңаеннан район Мәдәният сараенда уздырылган чарада "Инвалидлык алу инвалид булып яшәү түгел әле" номинациясендә бүләкләнгән сәламәтлеге шактый какшаган бу парның төшенкелеккә бирелмичә, күпләргә...

"Без һәр эшне дә бергәләп эшлибез. Менә шулай икебез бербөтен булгач, тормыштагы авырлыклар да сизелми", - диләр Әгерҗедә гомер кичерүче Фәридә һәм Альберт Гайнуллиннар.
Быел Инвалидлар декадасы уңаеннан район Мәдәният сараенда уздырылган чарада "Инвалидлык алу инвалид булып яшәү түгел әле" номинациясендә бүләкләнгән сәламәтлеге шактый какшаган бу парның төшенкелеккә бирелмичә, күпләргә үрнәк тормыш алып баруына сокланмый мөмкин түгел. Югыйсә, аларга тормышта бик күп авырлыклар кичерергә, каты сыналырга туры килә бит.
Сындырып сыный тормыш
...Фәридә - тумышы белән Кырындыдан, яшьли әнисез калгач, Әгерҗедәге апаларына килеп төпләнә. Хезмәт юлын район үзәк хастаханәсендә хуҗалык эшләре буенча ярдәмче буларак башлап җибәрә. Күршедә генә яшәүче Альберт бу яшь, чая, уңган-булган кызга беренче көннән үк гашыйк була. Яшьләр очрашып йөри башлыйлар, озакламый алар йөрәгендә мәхәббәт хисләре бөреләнә. Гаилә корып яшәүләренә быел июль аенда 42 ел була инде. "Ходай Тәгалә гомер көзләребездә дә менә шулай пар канатлы булып яшәргә, бер-беребезнең җан җылысын тоярга язсын иде", - дип теләгәндә, күзләрендә дистә еллар эчендә җуелмаган олы ихтирам һәм мәхәббәт хисләре сизелә.
Беренче балалары Альфред дөньяга килгәч, гаиләләре тагын да түгәрәкләнә. Улы белән декрет ялында озак утырмый Фәридә, эшкә чыгу җаен карый. Тимер юлга стрелочник булып урнаша. Әле эшкә өйрәнеп кенә килүче 23 яшьлек ханым өчен 23 мартның буранлы төне йөрәк өзгеч фаҗига белән тәмамлана: икенче бер стрелочникның ялгышлыгы аркасында аның уң кулын поезд кисә, башы да бик нык бәрелә. Озак кына хастаханәдә дәвалана, II группа инвалидлык бирәләр. Тик шундый җанөшеткеч фаҗига да ихтыяр көчен, тормышка мәхәббәтен сындыра алмый аның. "Миңа беренче көннән үк бер кулсыз калуымны тоярга ничектер ирек куймадылар туганнарым. Барысы да, бигрәк тә сеңлеләрем: "Без синең кулсыз икәнеңне сизмибез дә, апа, борчылма", - дип көч биреп тордылар, ди ул. Шул ук вакытта Альбертка: "Сиңа кулсыз хатын нигә кирәк инде?!" - диюче явызлар да табыла. Андый мәгънәсезләрнең бик тиз авызын яба ир.
Биш елдан янә эшкә чыгарга карар кыла Фәридә. Бу юлы тимер юлның материаллар складына кладовщик булып урнаша. "Беренчедән, группамны өченчегә генә калдырдылар, әйтерсең лә, яңадан кул үсеп чыга миңа, икенчедән, мин эшсез тора алмыйм. Кеше арасында эшләп кайту үзе бер бәхет бит ул, кайгысы да, шатлыгы да уртак була", - ди әңгәмәдәшем.
Уллары Альфред сеңлекәш сорап аптыраткач, 1982 елда кызлары Алсу дөньяга килә. "Аллаһы Тәгалә белгерткәндерме, балаларыбыз бервакытта да кулга күтәр дип аптыратмадылар, бик тәртипле, тыңлаучан булдылар. Бик иртә кул арасына керделәр, бөтен эшкә өйрәнеп үстеләр. Альфредыбыз хәзер бик оста итеп салатлар ясый, тәмле ашлар да пешерә", - дип сөенә ана. Алсу белән дә декрет ялында озак утырмый Фәридә ханым, Ижау энергоучастогына кладовщик булып урнаша. Шунда 2005 елга кадәр эшләп, лаеклы ялга китә. "Миңа инвалид дип эштә дә, өйдә дә бернинди ташлама булмады", - ди, лаеклы хезмәте өчен күп кенә Рәхмәт хатларына, Мактау кәгазьләренә ия булган ханым.
Якаңнан чир тотса...
"Яраткан бәндәмне һәрвакыт сынап торырмын", дигән Аллаһ. Бу гаиләне дә алда тагын сынаулар көткән икән. Элемтә сигнализациясе дистанциясендә автохуҗалыкның өлкән механигы булып эшләүче гаилә башлыгын да каты сыный язмыш. 35 яшеннән бирле авырткан оча-бот буыннары 40 яшьләрдән соң бөтенләй йөрергә ирек куймый башлый. 43 яшендә II группа инвалидлык биргәч, эшен калдырып китәргә туры килә Альберт абыйга. "Яраткан эшемнән бер дә аерыласым килмәде. Тик чир бер якаңнан тотса, үзенекен итми туктамый икән ул. Әле ярый, шушы бушлыкны тутырырга, каты авыртуларымны бераз басарга көчен-вакытын кызганмаучы Фәридәм бар", - ди хезмәт ветераны.
Икесе бербөтен булып, авыр вакытларда бер-берсенә яшәү көче биреп яши бүген бу гаилә. Алар - һәрчак бергә. Фәридә апа бер кулы белән токмач җәйсә, Альберт абый кисәргә ярдәм итә. Бәлеш эчлеген Альберт абый әзерләсә, камырын Фәридә апа бөрә. Хәтта тегәргә дә өйрәнгән Альберт абый. "Монысы - хатын-кыз эше, монысы - ирләрненеке дип бары ялкаулар гына әйтә, безнең гаиләдә мондый бүленеш юк", - ди ул. Бу гаиләнең тагын бер үзенчәлеге бар: ул да булса, үзләренә тарту көче. Алардан бервакытта да кеше өзелеп тормый. Туганнары, дуслары бик күп аларның. "Сәлимулла абыемның гаиләсе, Альбертның сеңлеләре Равилә, Резидә, Рәйсә - киңәшчеләребез дә, ярдәмчеләребез дә. Гаилә дусларыбыз Роза, Әнисә, Рәсилә дә ярдәм итәргә ашкынып торалар", - дип сөенә Фәридә апа. Әнә, күптән түгел элеккеге хезмәттәшләре Капитолина Лукина, Роза Вайтеева ярдәме белән өйләренең эчке ягын менә дигән итеп ремонтлаганнар. Йортлары эчке яктан да, тыштан да көлеп, үзенә тартып тора. Моңа кадәр ике бакча тотканнар, хәзер исә йортлары янындагы 10 сутый мәйданда яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. "Шулай бервакыт Альберт бакчада чүп утый икән. Күрше кергән дә, аны эзләп йөри. Дүртаяклап чүп утап йөргән чандыр гәүдәле Альбертны бәрәңге арасыннан күрмәгәндер инде", - дип сөйли Фәридә апа. Менә шулай көчтән килгәнне үзләре эшләргә тырышалар алар. Югыйсә, туганнары да, күршеләре дә гел ярдәм итәргә генә торалар. "Бәлки, кемнәрнеңдер якыннары булышырга чакырган өчен ачуланадыр. Ә безнең туганнар чакырмаган өчен үпкәлиләр. Аларга мәшәкать тудырасы килми", - диләр.
Синең булуың кирәк янымда
Ата-ананың иң зур бәхете - балаларда. Бу яктан бәхетле Альберт абый һәм Фәридә апа. "Дүрт оныгыбыз бар, олы оныгыбыз Илнар инде кул арасына да керә башлады, кар көрәргә килә дә җитә", - дип сөенәләр әбисе белән бабасы. "Безнең әти-әни кебек кеше башка юктыр ул. Үзләре дә тырыш, көчле, бездә дә шушы сыйфатларны тәрбияләргә тырыштылар. Туганнарыбыз да өзелми алардан, һәммәсе киңәш-табыш сорап киләләр. Шундый кече күңелле, кешелекле бит безнең кадерлеләребез!" - ди кызлары. "Элек эшләгән коллективларыннан әти-әнинең һәрвакыт хәлләрен белеп торалар. Бәйрәмнәрдә чәчәк бәйләмнәре күтәреп киләләр, SMSлар юллыйлар, открыткалар җибәрәләр. Шундый игътибарлы булулары өчен зур рәхмәт", - ди Альфред.
"Тормышымда җитми бөтенлек,
Торса да күп байлык алдымда.
Бәхетемне бөтен итәргә
Синең булуың кирәк янымда",
- дип язган Фәнис Яруллин. Балаларның һәм оныкларның чиксез яратуы, кадер-хөрмәте, туганнарның ихтирамы өстенә, тигезлек бирсен сезгә Ходай. Менә шулай гомер көзләрегездә дә бүгенге кебек бер-берегезгә кирәк һәм терәк булып яшәргә насыйп булсын иде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев