Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Беренчесе бигрәк кадерле

Узган елның декабрендә генә Әгерҗедә үз ишекләрен ачкан 7нче "Бәләкәч" балалар бакчасы коллективын тәүге зур җиңүе белән котлыйбыз. Алар "Uni-Чадо" республика бәйгесендә катнашып, I урынга лаек булдылар һәм Диплом, нэтбук белән бүләкләнделәр. Нинди бәйге соң ул, диярсез. Аны ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге...

Узган елның декабрендә генә Әгерҗедә үз ишекләрен ачкан 7нче "Бәләкәч" балалар бакчасы коллективын тәүге зур җиңүе белән котлыйбыз. Алар "Uni-Чадо" республика бәйгесендә катнашып, I урынга лаек булдылар һәм Диплом, нэтбук белән бүләкләнделәр.
Нинди бәйге соң ул, диярсез. Аны ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың башкарма дирекциясе белән берлектә югары уку йортлары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары педагоглары арасында оештырган. Инде аңлап та алгансыздыр: бәйгене оештыручыларның берсе универсиада башкарма дирекциясе булгач, проект үз эченә спорт һәм физкультураны алырга тиеш. Проект авторлары - Оксана Мөфтәхетдинова, Ләйсән Ибраһимова, Лилия Касаткина, Альбина Ваһапова җитәкчелегендә ун көн эчендә "Әгерҗе-Юни" проекты әзерләнгән. Анда Универсиадага кагылышлы почмак та, дидактик уеннар да, төрле атрибутлар да бар - кыскасы, әлеге проект Әгерҗе нәниләренең Универсиадага ничек әзерләнүен тулысынча күзалларга мөмкинлек бирә. Сабыйларның спорт белән шөгыльләнүен тасвирлаган нинди генә фотосурәтләр урын алмаган анда?!
"Проектның тагын бер шарты - аны әзерләүгә мөмкин кадәр күбрәк кеше җәлеп итү иде. Без 50дән артык сабыйны, 20ләп ата-ананы җәлеп итә алдык. Проектны төзүдә балаларның әби-бабайлары да, хәтта шәһәребез кешеләре дә бик теләп катнаштылар", - ди бакча мөдире Лилия Яппарова. Шушы көннәрдә генә Казанда бүләкләү тантанасында булып кайткан ул. "Бакчабыз яулаган уңышлар "копилка"сын башлап җибәргән бу бүләк безнең өчен аеруча кадерле. Проектны әзерләүгә өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтләремне җиткерәм", - ди Лилия Зөфәровна. Ә без әлеге "копилка"ның киләчәктә дә тулыланып торуын телибез.
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев