Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Беренчеләрне сөендерделәр

1 сентябрь көнне тәүге тапкыр 2 шәһәр мәктәбенең 1в сыйныфы ишекләрен ачып кергән Әгерҗе кызы Камилә ҖИҺАНГӘРӘЕВА райондагы башка 402 яшьтәше кебек үк "Ак Барс" Банк җәмгыяте нәшер иткән "Универсиаданың тылсымлы картасы" китабы һәм компьютер уены белән бүләкләнде. Ә Россиядә әлеге банк бүләген барлыгы 48 мең беренче сыйныф укучысы алды....

1 сентябрь көнне тәүге тапкыр 2 шәһәр мәктәбенең 1в сыйныфы ишекләрен ачып кергән Әгерҗе кызы Камилә ҖИҺАНГӘРӘЕВА райондагы башка 402 яшьтәше кебек үк "Ак Барс" Банк җәмгыяте нәшер иткән "Универсиаданың тылсымлы картасы" китабы һәм компьютер уены белән бүләкләнде. Ә Россиядә әлеге банк бүләген барлыгы 48 мең беренче сыйныф укучысы алды.
"Ак Барс" тарафыннан "Беренче сыйныф укучыларына - бүләк" акциясе 14нче тапкыр үткәрелде. Ел саен төрле темаларга һәм уеннарга багышланган китапның быелгы чыгарылышы - 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиада турында. Анда беренче сыйныф укучысы Барсик һәм аның дуслары Банкомаш белән Выручалочканың Универсиада алдыннан булган маҗаралары бик кызыклы итеп сурәтләнгән. Ә дискта - компьютер уены. Китап рус һәм татар телләрендә чыгарылган. "Әлеге китапта син спорт төрләре турында күбрәк белерсең, явызлык һәм көнчелекне яхшылык һәм гаделлек белән генә җиңеп булуын, чын дуслыкның нинди икәнен һәм чемпион серләрен аңларсың. Иң мөһиме - син белемнең никадәр зур көч икәнлегенә төшенерсең. Шуңа күрә "Ак Барс" Банкының бүләге сиңа укуда һәм ТРның ике дәүләт теле - рус һәм татар телләрен өйрәнүдә яхшы ярдәмче булсын иде", ди кереш сүзендә "Ак Барс" банк җәмгыяте идарәсе рәисе Р.Миңнегалиев, нәни укучыларга мөрәҗәгать итеп.
"Китапны мәктәптән кайту белән карап чыктым. Бик кызыклы, матур төсләр белән ясалган. Табышмакларга җавапларын да таптым, биремнәрен дә чишеп карадым, рәсемнәрен дә буядым. Спорт турындагы башваткычлары да бик кызыклы. Аларын чишәргә әнием Гөлназ ярдәм итте. Китаптан карап мин спорт турында бик күп белдем. Ә менә дәресләр расписаниесен бүлмәмә элеп куйдым", - ди Камилә.
Тиздән Казанда узачак Универсиада турында балаларыбыз да белеп торырга тиеш. Ә әлеге китап нәни укучыларга спорт дөньясына сәяхәт итәргә бик зур ярдәмче булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев