Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бергә булганда – җиңел

Бу атнада "Без бергә! Мы вместе!" республика форумында катнашкан 40тан артык иҗтимагый оешмадан 252 вәкил "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтен оештыру турында карар кабул итте. Әлеге форумның эшендә Әгерҗе Яшьләр парламенты рәисе Марсель ШАХМИН да катнашты. Районыбызның яшьләр лидеры белән әлеге мөһим, тарихи әһәмияткә ия форум һәм яңа иҗтимагый хәрәкәт...

Бу атнада "Без бергә! Мы вместе!" республика форумында катнашкан 40тан артык иҗтимагый оешмадан 252 вәкил "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтен оештыру турында карар кабул итте. Әлеге форумның эшендә Әгерҗе Яшьләр парламенты рәисе Марсель ШАХМИН да катнашты. Районыбызның яшьләр лидеры белән әлеге мөһим, тарихи әһәмияткә ия форум һәм яңа иҗтимагый хәрәкәт турында сөйләштек.
- Бүген Татарстаныбызның даны еракларга таралды һәм аның үсешенә, республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган зур проектларны, программаларны тормышка ашыруга һәр татарстанлы үз өлешен кертергә тиеш дип саныйм. Һәр кеше бүген "Мин Президентыбызга ничек булыша алам?" дигән сорауга җавап эзләргә һәм реаль эшләре белән булышырга тиеш.
Без - яшьләрне, гадәттә, дәүләтнең киләчәге, диләр. Ләкин мин без - илнең бүгенгесе дә дип өстәр идем. Әгәр без бүген үк Татарстаныбыз үсеше, сәясәте, икътисады белән кызыксынмасак иртәгә нишләргә тиеш соң? Авырга туры киләчәк бит. Безгә хәзердән үк остазларыбыздан өйрәнеп калырга, һәр эштә инициатива, активлык күрсәтергә, үз сүзебезне әйтә белергә кирәк. Бу буш сүзләр генә түгеллеге турында районыбыз яшьләре дә уйлансыннар, тыныч кына читтән карап тора торган заман түгеллеген аңласыннар иде.
Форумга да республикабыз үсешенә үзеннән өлеш кертергә теләүче активистлар җыелды. Без өч секциягә бүленеп эшләдек. Аларда бик күп тәкъдимнәр, халыкны борчыган проблемалар һәм аларны чишү юллары яңгырады. Бәхәсләр дә булды. "Стратегия 2030" секциясендә республикабызның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше стратегиясе белән бәйле мәсьәләләр каралды. "Иҗтимагый киңлек үсеше" секциясендә Парклар һәм скверлар елындагы эшләр турында сөйләштеләр. "Татарстан: эшлә, бүлеш, өйрән" секциясендә халыкны берләштерә торган социаль акцияләргә тарту турында сүз барды. Мәсәлән, соңгы секциядә 20 апрельдән старт алачак "Язгы изге эшләр" Бөтенроссия атналыгы барышында оештырылачак эшләрне дә билгеләделәр. Анда һәр балага "Изге эшләр көндәлеге" ачарга дигән тәкъдим күңелемә хуш килде. Бу эшне безнең мәктәпләрдә дә оештырырга кирәк. Җиңү бәйрәме алдыннан без шәһәрдә "Ветеранны бушлай йөрт" акциясе башлап җибәрергә булдык. Бу изге эшкә транспорты булган һәркемне кушылырга чакырам.
Форумда яңгыраган бер генә идея дә игътибарсыз калмаячак, аларны туплау буенча махсус сайт эшли башлаячак, диделәр. Форум нәтиҗәсе буларак, "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте оештырылды. Анда актив яшьләрнең дә бик күп булуы аеруча сөендерде. Яңа хәрәкәтнең төп максаты - мөһим башлангычларны тормышка ашыруда катнашырга теләгән татарстанлыларны берләштерү. Чөнки бергә булганда гына теләсә нинди авыр эш тә җиңел бирелә. Безнең Әгерҗе яшьләре дә әлеге хәрәкәтнең алгы сафында булырлар дип ышанам. Районыбыз үсешенә үзебездән өлеш кертә алабыз икән, бу - Татарстанның алга барышына да лаеклы өлешебез керә дигән сүз. Еллар узгач, балаларыбызга "Татарстаныбыз казанышларына минем дә өлешем керде!" дип горурланып әйтерлек булсын.
Язманы Рәмзия ЗАРИПОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев