Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бергәләп көрәшсәк кенә

    Наркотикларны колониягә яки төрмәгә алып керүнең яңа алымнарын уйлап табып кына торалар... Әйтик, соңгы атнада гына да РФ наркотикларга каршы көрәш хезмәтенең Алабуга районара бүлеге идарәсе хезмәткәрләре Менделеевскидагы 10нчы төзәтү колониясенең оператив бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә әлеге колониягә наркотикларны алып керүнең өч очрагын чикли алдылар. Шуның берсендә 26 яшьлек ир...

    Наркотикларны колониягә яки төрмәгә алып керүнең яңа алымнарын уйлап табып кына торалар...
    Әйтик, соңгы атнада гына да РФ наркотикларга каршы көрәш хезмәтенең Алабуга районара бүлеге идарәсе хезмәткәрләре Менделеевскидагы 10нчы төзәтү колониясенең оператив бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә әлеге колониягә наркотикларны алып керүнең өч очрагын чикли алдылар. Шуның берсендә 26 яшьлек ир 50 яшьлек хатыныннан күрешергә килгәндә колониягә наркотик алып килүен сорый. Бу хакта колония хезмәткәрләренә алдан ук билгеле була. Нәтиҗәдә хатынны тоталар һәм аңа хәзер ире белән күрешергә йөрү урынына, наркотик таратуда шикле буларак, наркоконтроль бүлегенә килергә туры киләчәк. Сүз уңаеннан: колониядәге ире шунда ук "наркотиклар турында беренче тапкыр ишетәм" дип белдерә һәм сөйгәне үзе аңа мондый бүләк ясарга уйлаган дип хатынын гаепли.
    Калган ике очракта наркотиклар колониягә китергән хуҗалык әйберләрендә табыла. Әлеге әйберләрне колониягә матди ярдәм буларак алып киләләр. Наркотик хуҗаларының кем икәнлеге билгеле инде.
    Хөрмәтле әгерҗелеләр! Әгәр сезгә наркотиклар тарату белән шөгыльләнү очраклары мәгълүм икән, кичекмәстән 8(85557)39770 ышаныч телефонына шалтыратыгыз. Әлеге телефон аша наркотик кулланучыларга диагностика, тернәкләндерү уздыру, аларны дәвалау кебек проблемалар буенча консультация дә алырга була. Һәр шалтырату сер итеп сакланачак. Бәлки, нәкъ менә сезнең шалтыратуыгыз якыннарыгызны һәм балаларыбызны заман афәтеннән саклап калырга ярдәм итәр.
    Айрат МӨХӘММӘТҖАНОВ,
    РФ наркотикларга каршы көрәш хезмәтенең Алабуга районара бүлеге идарәсе начальнигы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: