Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Беркайчан да соң түгел

Пенсионерларны компьютерда эшләү серләренә өйрәтү максатыннан, Татарстанда "Интернет - озак яшәү" проекты старт алуы турында хәбәр итү белән мәшгульлек үзәге филиалына пенсионерлар агыла башлады. "Шәһәребез пенсионерлары арасында компьютер серләренә өйрәнергә теләүчеләр шулхәтле күп булыр дип уйламаган идек. Безгә 100гә якын пенсионер әлеге курсларда укырга теләге барлыгын белдерде", - ди филиал...

Пенсионерларны компьютерда эшләү серләренә өйрәтү максатыннан, Татарстанда "Интернет - озак яшәү" проекты старт алуы турында хәбәр итү белән мәшгульлек үзәге филиалына пенсионерлар агыла башлады.
"Шәһәребез пенсионерлары арасында компьютер серләренә өйрәнергә теләүчеләр шулхәтле күп булыр дип уйламаган идек. Безгә 100гә якын пенсионер әлеге курсларда укырга теләге барлыгын белдерде", - ди филиал мөдире Әхсән Кәлимуллин.
Проект буенча Әгерҗедә - 45, авылларда 45 пенсионерны укытырга планлаштырылган иде. Шәһәрдә компьютерга өйрәнергә теләүчеләрнең күплеген искә алып, 75 кешене укытырга булдылар. 15әр кешедән торган 5 төркем төзелде. 1 февральдә 2нче мәктәп базасында укулар башланды. Пенсионерлар апрель урталарына кадәр 72 сәгать дәвамында компьютер турында мәгълүмат алачак, Интернет челтәрендә эшләргә, электрон дәүләт хезмәтләреннән, терминалдан файдаланырга өйрәнәчәкләр. Алар белән әлеге мәктәпнең информатика укытучылары Татьяна һәм Ринат Тимербаевлар шөгыльләнәләр. "1 апрельдән тагын бер төркем укый башлаячак", - ди Әхсән Фатыйхович.
Узган ел Пенсия фонды идарәсе оештырган "Өченче буын университеты" программасы буенча компьютер серләренә өйрәнгән пенсионерлар быел да бу курсларда укырга теләкләре булуын белдергәннәр. Әмма элек мондый курсларда укыганнар "Интернет - озак яшәү" проекты буенча укытылмый икән.
"Беренче дәрестә үк пенсионерларыбыз зур теләк белән укырга керештеләр. Барысы да бик активлар. Ике ай эчендә без аларга программаны тулысынча үзләштерергә ярдәм итә алырбыз дип ышанабыз", - диләр укытучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев